Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яшьләр тормышы

«Зәңгәр берет»лы Илназ

Мөслим егете Илназ Яхин хәрби хезмәтен Феодосия шәһәрендә һава десанты гаскәрләрендә үтә

Бүгенге көндә райондашыбыз Яр Чаллы шәһәрендә төзелештә эшли.

– Армия хезмәтен үзен чын ир-егет дип санаганнар зур горурлык белән үтә. Повестка тапшырганда, миңа 20 яшь иде. Качып йөрү дигән уй булмады. Кечкенәдән һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәсем, парашюттан сикерәсем килә иде. Эдуард абыем да шушы гаскәрләрдә хезмәт иткәч, ул шул хакта “тәмләп” сөйләгәндә, барысын да күз алдына китереп: “Эх, минем дә парашюттан сикерәсем карыйсы килә бит!” – дип хыяллана идем, – дип сөйли Илназ.

Мөслим гимназиясендә 6 сыйныфны тәмамлагач, Илназ укуын Актаныш районындагы кадетлар әзерләүче интернат-мәктәптә дәвам итә. Дүрт ел укып, сержант дәрәҗәсен ала. Соңрак Мөслим политехник техникумында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә.

– Парашюттан дүрт мәртәбә сикерергә туры килде. Беренчесендә, билгесезлек булгач, куркытмый. Ә менә икенче тапкыр сикергәндә, азрак курку хисе биләп ала. 800 метр биеклектән аска томырылганда, “Парашютны дөрес әзерләгән булсам ярар иде”, – дип телисең. Мин хезмәт иткән гаскәрләрдә физик активлык беренче урында тора иде. Йөгерү, парашюттан сикерү белән бергә корал кулланырга да өйрәттеләр. Хәрби хезмәт үткәндә, якыннарның ярдәме дә күңел халәте өчен зур роль уйный. Әтиәниемнең, әби-бабайларның, Илнур абыйның минем өчен һәрвакыт борчылып торуын, ярдәмгә ашыгуын тойдым, рәхмәт аларга. Мин армиягә киткәндә, махсус хәрби операция бару сәбәпле, якыннарым бик борчылды. Ватан алдындагы изге бурычымны үтәп кайтуым белән чиксез горурланам! Рәфил бабам – Ракета гаскәрләрендә, Рамил бабам Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт иткән, – ди Илназ.

Илназ парашюттан сикерүе турында әнисенә сикергәч кенә хәбәр итә, видеога да төшереп җибәрә. “Әнинең йөрәге түзмәс, борчылып тормасын дип, алдан әйтмәдем”, – ди егет. Чик буенда хәрби хезмәт үтеп, Илназ 2024 елның ноябрендә туган ягына кайта.

– Десантчыларны “тере барьер” дип атыйлар. Алар үти алмаслык бурыч юк, дип уйлыйм. Десантчылар кыюлык, батырлык үрнәге булып тора. “Зәңгәр беретлар” сафына эләгүчеләр һәрвакыт хөрмәт уята иде, хезмәт итеп кайткач, аларга ихтирамым тагын да артты, – ди Илназ.

– Илназга 22 яшь кенә булса да, олыларча фикерләве, төпле акыллы булуы белән таң калдыра. Бер эштән дә куркып тормый. Хезмәт юлын Казандагы юл оешмасында башлады. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр кыю булулары белән аерылып тора. Бүгенге көндә җирлегебездә шушы гаскәрләрдә хезмәт иткән 82 ир-егет яши. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрне “канатлы пехота”, “зәңгәр беретлар” дип тә атыйлар. Үз вакытында зәңгәр берет киеп йөргән, Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләрне чын күңелдән бәйрәмебез белән тәбрик итәм! Бу гаскәрләр һәрвакыт элиталы саналды. Алга таба да егетләргә шушы гаскәрләрдә хезмәт итүләре белән горурланып яшәргә язсын! – ди Мөслим районында Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткәннәрнең төркемен җитәкләүче Эдуард Хәсәнов.

Фото – И.Яхинның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев