Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Укытучы булу – зур хезмәт

Балаларда үз фәнеңә мәхәббәт уяту өчен шактый хезмәт куярга кирәк. Сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлегендә эшләүче яшь укытучылар белән таныштырабыз.

Алеся Латыйпова сәнгать дөньясына тәүге адымнарын 1 сыйныфта укыганда ясаган. Әнисен фортепианода уйнарга өйрәткән Хәлимә Сафина Алесяны да әлеге инструментка гашыйк иткән. 

– 11 сыйныфны тәмамлагач, Әлмәт музыка көллиятенә укырга кердем. Аннан Яр Чаллы педагогия университетында башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеген алдым. Бүген дүрт төрле белгечлек буенча дипломым бар, алар барысы да укытучы hөнәре белән бәйле. Музыка миңа яшәргә көч, дәрт, энергия бирә, – ди Алеся.

Ул унике укучыга – төп белгечлек, биш укучыга өстәмә фән буларак фортепиано дәресләре бирә. Укучыларга өстәмә белем бирү өлкәсендә җиде ел эшли, репертуарны баету, яңа идеяләр, балаларны фортепианода уйнарга өйрәтүнең яңа алымнарын табарга тырыша. Алеся балачагыннан ук татар композиторларының көйләрен үз итә. Укучылары да үзенә охшаган: татар композиторларының әсәрләрен остарак башкаралар.

– Ноталарны танып белергә, уен коралында көй чыгарырга дигән хыял белән килгән нәниләрне сәнгать дөньясына җитәкләп алып керү ләззәт бирә. Балаларның һәркайсы үзенчә сәләтле. Балалардан да күп нәрсәгә өйрәнергә була. Укытучы өчен укучыларының уңышлары – иң кыйммәтле бүләк, хезмәтебезгә иң зур бәя! – ди Алеся.

Рәмилә Сәләмова

Фото – А. Латыйпованың шәхси архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев