Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Сәхнәсез яши алмыйм

Хореограф Ләйсән Исламова шундый фикердә.

Күз явын алырлык костюмнардан, бөтерчек кебек әйләнеп, сәхнә тутырып биюче балалар районда үткән һәр чараны бизи. Төрле холыкка ия балаларны туплап, биергә өйрәтүче хореограф Ләйсән Исламова турында язмабыз. 
Шәһәр тормышын туган җиренә хезмәт итүгә алыштырган Мөслим кызы – Ләйсән. 4 сыйныфта укыганда, әнисе Лена Ләйсәнне район мәдәният йортында Индира Тимкина җитәкләгән бию түгәрәгенә йөртә. 
– Биюне бөтенләй яратмый идем. Әни мәҗбүри алып килде, – ди Ләйсән, балачагын искә төшереп. 
5 сыйныфка кабул итеп алгач, сыйныф җитәкчеләре Гөлшан Мәүлиева класслары белән бию түгәрәгенә яздыра аларны. “Сыйныфташларыңнан калмассың инде”, – дип үгетли Ләйсәнне әнисе. 
– Бөтенләй бии белми идем. Мөмкинлек булганда, качып, волейбол, баскетбол уйнарга китә идем. Индира апа биюгә шул дәрәҗәдә мәхәббәт уятты ки, иң артта биегән җирдән алгы рәтләргә күчәрлек булдым, ансамбльнең солисткасына әйләндем, – ди Ләйсән, көлеп.
Мәктәпне тәмамлаганчы, бию серләренә шушы түгәрәктә өйрәнә Ләйсән. Бер үк вакытта башкаларны да биергә өйрәтә башлый. Беренче укучысы сеңлесе Камилә була. 3 яшьлек балалар ясый алырдай иң катлаулы хәрәкәтләрне өйрәтә ул аңа. “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленә әзерли, сеңлесендә кечкенәдән биюгә мәхәббәт уята. Сәнгать мәктәбенә дә биюләр куярга чакыралар үзен. Бу Ләйсәннең үзенә дә бик ошый, фантазиясе елдан-ел үсә. 
8 сыйныфта укыганда Ләйсән тормышын хореография белән бәйләргә, шул юнәлештә укырга керергә ниятли. Районнан юллама да бирергә телиләр үзенә. Әмма кызларының киләчәген бәхетле, үзен сәламәт итеп күрергә теләгән әти-әнисе каршы төшә. КФУ филиалы булган Яр Чаллы институтының икътисадта математик ысуллар факультетына укырга керә Ләйсән. 
– Әлеге уку йортына бию коллективы булуына карап өстенлек бирдем. 1 сентябрь көнне бөтен кеше лекциягә ашыкканда мин бию кабинеты эзләдем, – ди ул, көлеп. 
Студент тормышы шунда ук бөтереп ала үзен, профком активисты була Ләйсән. Барлык чараларда да катнашырга тырыша. Уку йортының “Сәйяр” халык биюләре ансамбле составында чыгыш ясый башлый, аның солисткасына әйләнә. Бераздан заманча биюләрне өйрәнәсе килә башлый: шушы юнәлештә иҗат итүче “Headline” (Хэдлайн) ансамбленә кушыла. 
Студент елларында “Сәйяр” ансамбле белән Төркиягә, Мисырга, Болгариягә, Эстониягә гастрольләргә йөриләр, Яр Чаллыда үткән чараларда катнашалар. Сәхнә һәм бию сәнгате Ләйсәннең бөтен тормышын биләп ала, аның яшәү рәвешенә әверелә. Уку йортын тәмамлап Мөслимгә кайткач, ул бухгалтер булып эшли башлый. 
– Шул вакытта күңелемнең ничек янганын белсәгез!.. Концертлар вакытында, сәхнәдә биючеләрне күреп, елап чыгып китә идем, – ди Ләйсән. 
Бөтен барлыгы белән биючеләр арасында була, сәхнәне сагына ул. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларына соклана, репетицияләрен күз чите белән генә булса да күрергә хыяллана. Эшли башлаганына бер атна да үтми, “Агыйдел”нең җитәкчесе Лилия Ялалова шалтырата үзенә. Коллективка биючеләр кирәк икән. Баксаң, Лилия ханым Мөслимдә эшләгән елларында ук Ләйсәнгә зур өметләр баглаган, аның уңышларын күзәтеп барган. Ике дә уйлап тормый Ләйсән – Актанышка китә. Килү белән беренче зур сынауны үтә. Ансамбль бер атнадан Казанда концерт куярга тиеш була. Шул вакыт эчендә аңа, видеодан карап, ун бию өйрәнергә туры килә! 
Ләйсәннең уникаль сәләте бар: хәрәкәтләрне ясап та карамаган килеш, бер күрү белән хәтерендә калдыра һәм башкара ала. Шушы сәләте аңа тиз арада ансамбльнең биюләрен өйрәнергә ярдәм итә. Коллективта эшләгән дүрт елын хореография буенча дүрт ел югары белем алуга тиңли Ләйсән. Әйтеп бетергесез тәҗрибә мәктәбе була бу еллар. 
Шулай да Мөслим үзенә тарта кызны. Гаилә җанлыклы кеше Ләйсән. Карьера турында гына уйламый, әти-әнисенә ярдәм итү теләге дә көчле була. Үз гаиләсен төзү турындагы уйларда тынгы бирми. “Мизгел” яшьләр үзәгенә оештыручы-методист булып эшкә урнаша. 
Бу чорда Мөслимдә балалар белән эшләүче хореограф сәнгать мәктәбендә генә була. Ләйсән мәдәният йорты җитәкчесенә кич белән эшләүче хореграфия түгәрәге ачарга теләвен әйтә. Бушлай эшләүче түгәрәккә бер көндә 200 бала килә! Сайлап алганнан соң, 5-12 яшьлек кызлар һәм малайлардан торган дүрт төркем туплана. Шулай итеп, 2017 елда “Мөслим йолдызчыклары” бию ансамбле оеша. Көн саен кичке биштән сигезләргә кадәр эшли Ләйсән. Балалардан торган хореографик коллективлар белән эшләү тәҗрибәсен үзлегеннән өйрәнә, махсус китаплар укый, методиканы өйрәнә, Казан хореографларына мастер-классларга йөри, психология, биология белән кызыксына. 
Кечкенәләргә халык биюләрен өйрәтә, 11-12 яшьлекләр белән заманча бию юнәлешендә эшли.
2019 елда Ләйсән сөйгәне Алмаз белән гаилә кора. Булачак тормыш иптәше Алмаз социаль челтәрләрдә дуслык тәкъдим иткәч, тасмадагы фотоларга күзе төшә. Фотоларда һәрчак туганнары арасында була Алмаз. Туган җанлыклы булуы белән үзенә җәлеп итә ул Ләйсәнне. Яшьләр икесе дә аз сүзле, тыйнак һәм ипле. Яшь гаилә бер кыз үстерә, үз көчләре белән йорт җиткерәләр. Ике якның да әти-әниләре ярдәменә таянып, үзләре дә аларга булышып яшиләр. 
Декрет ялында бер ай гына була Ләйсән. Тизрәк эшкә чыгасы, иҗат итәсе килә. Бергәләп конкурсларга әзерләнәләр. Кызы Илларияне каенанасы карарга булыша. 
Ләйсән үз идеалларына, максатларына омтылып иҗат итә. Янында йөзләгән бала бөтерелә. Бүгенге көндә дә дүрт төркемдә 103 баланы биетә ул. Балаларның күзләрендә – очкын, йөрәкләрендә ялкын кабызып, үзе дә янып, ялкынланып эшли, Мөслим йолдызчыкларын кабыза. 2019 елда ансамбль, “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең гала-концертында чыгыш ясап, махсус бүләккә лаек булды. Бүген дә балалар белән бәйгегә әзерләнәләр. Мәдәният йорты оештырган барлык чараларда үзе дә актив катнаша, “Ык буйлары” халык җыр һәм бию ансамбленда бии. Үзенә дә, укучыларына да таләпчән Ләйсән яңалыкка омтылып эшли:
– Ниһаять, тормышта да, профессиядә дә, иҗатта да үземне таптым, – ди ул. 

Гөлназ Җәлилова

Фото – Л.Исламованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев