Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яшьләр тормышы

Салават Хәйбрахмановны хезмәттәшләре “универсал егет” дип атый

“Агромастер” җитештерү компаниясендә ул 2016 елдан электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли

Салават – Сикия авылы егете. Авыл мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, укуын Мөслим политехника техникумында дәвам итә. Биредә ул тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Укыган вакытта хезмәт практикасын “Вамин” җәмгыятендә уза.

– Мәскәү астындагы Сергиев Посад шәһәрчегендә армия хезмәтен үтеп кайту белән, “Агромастер” җитештерү компаниясенә эшкә урнашырга килдем. Нәкъ шушы оешмада эшлисем килде. Җитәкчеләрен гадел, эшләгән кешегә акчаны күп түли дип ишеткән идем. Ә минем көч-дәрт ташып торган чак. Акчасы да кирәк, эше дә! Ун елга якын эшлим, бирегә килгәнемә бер дә үкенгәнем булмады. Эретеп ябыштыру эше яшь чактан үк күңелгә яткан иде, шушы юнәлештә бүген дә сөенеп хезмәт куям, – ди Салават.

Салават – компаниядә дә, хуҗалыкта да көн саен кирәкле кеше. Аннан башка эш бармый. Аеруча язгы кыр эшләре чорында. Чөнки күбрәк җир эшкәртү агрегатлары сафтан чыга. Салават сызымнарны, стандартларны һәм эретеп ябыштыруда кулланыла торган билгеләрне укый белә, металлургия һәм электрик процесслар буенча тирән белемгә ия, кулында ут уйната торган ир.

31 яшьтә генә булса да, өлкәннәр кызыгырлык эш тәҗрибәсе һәм тырышлыгы бар егетнең! Бер минут та тик торырга яратмый Салават.  Аның эш вазыйфасы эретеп ябыштыру эшләре белән генә төгәлләнми. Язгы чәчү, урып-җыю кампанияләрендә дә сынатмый райондашыбыз. Компаниядә җитештерелгән Т-360 тракторына утырып, язын бөртекләрне җир куенына салса, уңыш җыеп алган чорда басу-кырлардан кайтып керми. Быел да ул “Акрос-580” комбайны белән сезон барышында 1865,54 тонна ашлык суктырып алган.

– Салаватым минем – алтын куллы кеше. Буш булган вакытларында да тик ятмый, күршеләренә, танышларына ярдәм итә: кемнеңдер мунча мичен, кемнеңдер капкасын эретеп ябыштыра. Ир-ат кеше бер эштән дә куркып тормаска тиеш, диләр. Минем хәләлем дә нәкъ шундый, – ди тормыш иптәше Айгөл.

Салават җансыз тимергә дә сулыш өрергә сәләтле. Чәчкечләргә кирәкле детальләрне эретеп ябыштыру, чәчү комплексларының  рамнарын җайлау – һәрбер эшне зур төгәллек белән башкара Салават.

– Эретеп ябыштыручы һөнәренә тартылу кечкенәдән килә. Бөгеп булмастай тимерләрне дә үзем теләгәнчә бөгәсем, күңел теләгән әйберләрне үз кулларым белән ясыйсым килә иде. Әтием – һөнәре бөенча шофер, әнием – хат ташучы, Үрәзмәт авылы халкына хезмәт күрсәтә. Әтидәге җитезлек, әнидәге төгәллек мин сайлаган һөнәрнең асылын тәшкил итә. Эретеп ябыштыручы һөнәрен бик мөһим дип исәплим. Бу һөнәрдән башка иген чәчеп тә, йорт-кура төзеп тә булмый, – ди Салават.

Эретеп ябыштыручы һөнәре бүген дә тормышта иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып кала. Бу һөнәр иясенә беркайчан да эш бетмәячәк.

– Тормышта нинди генә үзгәрешләр булмасын, эретеп ябыштыручы һөнәре актуальлеген югалтмый. Салават – бу эшнең асылына төшенгән ир-егет. Техника ватылса, ремонтлау, запас частьлар эшләү аңа йөкләтелгән. Эш тоткарланмасын өчен Салават вакыт белән дә исәпләшми. Үз эшенең остасы ул. Ул ябыштырган тимер җөеннән беркайчан да купмый. Үз эшен һәрвакыт зур җаваплылык белән, төгәл итеп башкарганга күрә, без аңа иң катлаулы детальләрне ябыштыруны да ышанып тапшырабыз, – ди компания җитәкчесе Илгиз Исламов.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев