Районда яшьләр сәясәтенә зур игътибар бирелә
Яшьләрнең ялын, буш вакытларын кызыклы һәм мавыктыргыч итү өчен төрле чаралар үткәрелә
“Киләчәк” паркында икенче ел рәттән “Ык-Рок” бөтенроссия балалар һәм яшьләр рок-фестивале үтте. Мөслимгә Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән һәм Россия төбәкләреннән альтернатив музыка сөюче яшьләр җыелды. 37 музыкаль төркем составында 200дән артык кеше катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе каршында эшләүче татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән “Ык-Фолк” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр этник рок-фестивале үтте. Фестиваль кысаларында Мөслимгә Алдынгылар хәрәкәте активистлары да килде.
“Мизгел” яшьләр үзәге өченче ел рәттән социаль әһәмияттәге проектлар яклау бәйгесендә җиңү яулады. Быел бәйгегә “Ык-Рок” фестивале проекты тәкъдим ителде һәм 1 млн сумлык грант отты.
Форпостлылар, яшьләр сәясәтендә социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыру өчен муниципаль бюджет учреждениеләренә грант ярдәме бәйгесендә проектны уңышлы яклап 980 мең сумлык грантка ия булдылар.
“Мизгел” яшьләр үзәге базасында программалаштыру буенча укыту курслары эшли башлады. Әлеге курслар Урбан университеты хезмәткәрләре ярдәмендә үткәрелә.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев