Кәһвә белән рәсем ясарга өйрәнәләр
Яшьләр тормышы

Кәһвә белән рәсем ясарга өйрәнәләр

«Мизгел» яшьләр үзәгендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган менә шундый чара уздырганнар

 Яңа күнекмәләр, шулар белән бәйле хис-кичерешләр белән яңалыкка омтылып яшәү - хәзерге заманның аерылгысыз өлеше. Читтән торып өйрәнү - бер нәрсә, ә менә әниең белән бергә дуслар арасында яңа эшкә өйрәнү бөтенләй икенче. Мастер-класс - шундый форматтагы чара.

"Мизгел" яшьләр үзәгендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган менә шундый чара уздырганнар. Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы Эльмира Галиева Мөслим лицее укучылары һәм аларның әниләре белән берлектә кәһвә белән рәсем ясарга өйрәткән.

Фото – "Мизгел" яшьләр үзәгеннән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев