Яхшы белгеч булырга телим
Кытайга барып булса да гыйлем ал, дигән борынгы бабайлар
Хәзер белемне үз шәһәреңдә яисә читтән торып, дистанцион рәвештә, онлайн да алырга була. Әмма һәр әти-әнинең үз баласын дәрәҗәле, сыйфатлы белем бирүче уку йортына бирәсе килә, киләчәктә аның югары хезмәт хакы түләнә торган эштә яхшы белгеч булуын тели. Россиянең югары уку йортлары бик яхшы белем бирә. Бик күп университетларда чит илләрдә стажировка үтү, белемнең бер өлешен чит илдә алу мөмкинлеге тудырылган.
Кайбер илләр, чит илләрдән сәләтле яшьләрне дәшеп, үзләрендә укытырга да мөмкинлек таба. Төркия – шундый илләрнең берсе. Туризм – әлеге илнең перспективага эшли торган, белгечләр даими кирәк булган тармагы. Белгечләр илнең үзендә генә түгел, чит илләрдә дә бик кирәк. Нәкъ менә алар киләчәктә туризм буенча хезмәттәшлек итәчәк өметле яшьләр булачагына нык ышана алар.
Узган ел Мөслим гимназиясен алтын медальгә тәмамлаган Әдилә Бәдертдинова белем алу өчен нәкъ менә Төркияне сайлаган. 8 сыйныфта укыганда, ул төрек теле белән кызысынып китә.
– Яшүсмерлек чоры – кызларның төрек сериаллары белән мавыккан вакыты. Минем дә аларны карыйсым килде. Тора-бара алар миңа нык ошый башлады. Сериалларның башта – төрекчәсе, өч көннән соң гына русчага тәрҗемәсе чыга иде. Минем тәрҗемәсен көтәсем килми, шул сәбәпле оригиналда карый башладым, – ди Әдилә, кызыксынуның кайдан башланганын бәян итеп.
Моның өчен интернеттан махсус китаплар кайтарта. Көн саен 1-1,5 сәгать чамасы үзлегеннән шөгыльләнә. Бу вакытта әле кызның Төркиядә уку турында хыялы да булмый. Чит илдә белем алудан башта куркып калса да, әти-әнисе хаҗ сәфәренең Истанбул тукталышында күргәннәре турында илһамланып сөйләгәч, Әдиләнең Төркия белән кызыксынуы арта, телне тагын да дәртләнеп өйрәнә башлый. Бергәләп шунда ял итәргә баргач, телне куллану мөмкинлекләрен сынап карый. Электән үк белемен туризм юнәлешендә үстерәсе килгән кыз, 10 сыйныфта укыганда, интернетта “Төркия бурыслары” грантына юлыга, әлеге грант буенча укыган кызлар белән таныша һәм шунда катнашырга теләп гариза җибәрә. Документаларны да үзе тутыра. Анда мотивацияле хат язарга туры килә. Бик озын инша булып чыга ул. Хатта ни өчен нәкъ менә Төркиядә укыйсы килгәнен, аннан кайткач, туган илендә нишләргә уйлаганын бәйнә-бәйнә яза Әдилә. Россиядән Төркиянең әлеге бүләгенә 3600 кеше дәгъва белдергән була. Май ахырында шуларның 200е әңгәмәгә чакырыла.
– Моның өчен без Казанга – Төркия консуллыгына бардык. Рус, инглиз һәм төрек телләрендә үтәргә мөмкин булган әңгәмәне Әдилә төрекчә сөйләшеп узды. 70 баланы Төркиядә укырга сайлап алдылар. 12 августта Әдиләгә чакыру килде. Шулай итеп, ул Искешәһәрдә урнашкан Анадолу университетының туризм факультетына укырга керде. 1 октябрьдән (Төркиядә уку елы октябрь аеннан башлана) укулар башланды, – ди Әдиләнең әнисе Нәзилә Бәдертдинова.
Әдиләнең укуы да, яшәве дә бушлай. Бару һәм 5 ел укып бетергәннән соң кайту чыгымнарын да уку йорты үзе күтәрә. Ел дәвамында ничә тапкыр кайтса да, юл чыгымнарының 20 процентына ташлама каралган. Узган уку елында алар “А” дәрәҗәсен үзләштереп, бары тик тел генә өйрәнгәннәр. Киләсе уку елыннан “С2” дәрәҗәсендә белгечлек буенча белем үзләштерә башлаячаклар.
Әдилә белән бергә төрле илләрдән килгән күптөрле милләт кешеләре укый. Укытучылары белән барысы да бары тик төрек телендә генә аралаша. Таләп шундый. Бу, һичшиксез, телне яхшырак үзләштерү өчен төп шарт булып тора.
– Монда укуның миңа ошаган иң яхшы ягы – белемне гамәли куллану мөмкинлеге, практиканың күп булуы. Кайбер дәресләр отельләрдә булачак. Мәсәлән, кухня дәресе кунак йортларының аш бүлмәсендә үтәчәк. Анда ситуацияне без урында хәл итәргә өйрәнәчәкбез. Төркиядә уку башка бик күп мөмкинлекләргә дә юл ача, Европаның төрле илләрендә биш ай укып, уникаль белем алырга мөмкин. Төркиядә стажировкалар төрле туристик шәһәрләрдә, ял зоналарында үтә, – дип сөйли Әдилә, канатланып.
Телләр, милләтләр, гореф-гадәтләр никадәр төрле булмасын, барлык кешеләрне берләштерә, бер итә торган сыйфат бар. Ул – кешелеклелек сыйфаты. Кешеләрнең искиткеч ярдәмчеллеге шаккатырган Әдиләне. Бурсы шәһәре белән танышып йөргәндә, очраклы гына юл сорап киткән бер гаилә аларга шәһәр буйлап бер сәгатьлек экскурсия оештыра! Бу бер генә очрак булмаган. Тулай торакта яшәүчеләр арасында да ярдәмчел кешеләр күп икән. Башка милләт вәкилләре белән турыдан-туры аралашып яшәү дә кешене рухи яктан баета, дип саный Мөслим кызы. Палестина, Иран, Иордания, Албания, Кыргызстан, Казахстан, Азәрбайҗаннан килгән кызлар белән төрекчә аралашып, бер дулкында яшиләр. Дус кызы Әдиләдән русчага өйрәнә башлаган. Шулай булса да, Әдиләнең иң күп аралашкан кешеләре – татарлар.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 июль саныннан укыгыз.
Фото – Ә. Бәдертдинованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев