Иҗатка мәхәббәт
Раушан Нигъмәтуллинны күпчелек тамада буларак белә, әмма аның иҗаты киңкырлы
Ихлас, гади, җор телле Раушан – Ташлыяр егете. Кечкенәдән сәнгатькә тартыла ул. Моңа әнисе Фәнисә ханымның да йогынтысы булгандыр. Михайловка урта мәктәбендә музыка дәресләрен укытучы Фәнисә апа Раушанда кечкенәдән үк сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли, улының кызыксынуын күреп, төрле бәйгеләрдә катнаштыра. 3 яшендә беренче тапкыр авыл сәхнәсендә “Эх, сез, матур кызлар!”ны җырлый ул.
Укыганда, мәктәптә генә түгел, авылда узган чаралар да Раушаннан башка үтми. Оялып, куркып тормый ул, җырлый да, бии дә, алып баручы вазыйфаларын да башкара. Сәхнәдә күбрәк чыгыш ясаган саен сөйләм теле, җыр-биюгә сәләте камилләшә. Сәнгатькә мәхәббәт егетне Әлмәт музыка көллиятенә китерә. Аны тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә, әмма райондашыбызга хәрби хезмәткә китәргә туры килә. Укуын ул хәрби хезмәттән кайткач дәвам итә.
Раушан – кыю егет, үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Студент елларында җәйге чорда “Мөслим-информ” редакциясендә дә эшләп алды ул. Үзен корреспондент буларак сынап карады. Фотога төшерү белән мавыккан чоры да булды. Никахларда, туйларда фотосессияләр үткәрде. Җәйге чорда “Урман иле” лагеренда да эшләде Раушан. Бу өлкәдә хезмәт юлын 2020 елда гади вожатый буларак башлаган егет быел лагерь җитәкчесе булды. Энергиясе, идеяләре ташып торучы егетне җитәкчелек тә, балалар да бик ошатты.
– Балалар белән эшләү ошый. Алар икейөзле түгел, ихлас, эчкерсез. Быел кайчандыр үзем йөргән лагерьда җитәкче булып эшләдем. Авыррак булды, җитәкченең җаваплылыгы зур. Бу минем өчен яңа тәҗрибә булды, – ди Раушан.
Тамада булып эшләргә аңа курсташы тәкъдим итә. Ул Раушанны үзенең никах мәҗлесен алып барырга чакыра.
– Тамада булып эшли башлавыма өч ел. Бу һөнәр миңа ошый. Аралашырга яратам. Мәҗлесләр, чаралар алып барганда импровизациягә өстенлек бирәм. Минем бурычым – кунакларның кәефен күтәрү. Шулай да бәйрәмнең матур, күңелле үтүе нигездә (80 процент) кунаклардан тора. Кунаклар яхшы кәефтә булып, уеннарда катнашса, җырлап, биеп, чын күңелдән бәйрәм итсә, чара күңелле уза, – ди Раушан.
“Иҗат кешесе үзен төрле өлкәләрдә сынап карарга тиеш”, ди райондашыбыз. Шул рәвешле ул тәҗрибә туплый. Халык яратып кабул иткән “Кеше китә, җыры кала” сериалында да уйный ул. Нигъмәтулла ролен башкаручы Раушанны егетләрне сугышка озату мизгелләрендә күрергә була. Кинога төшәргә аңа якташыбыз Айрат Шамс тәкъдим итә.
– Кинога төшеп яңа тәҗрибә тупладым, яңа танышлар таптым. Кинофильмнарда без күргән матур картинаны тудыру өчен сәхнә артында дистәләгән кеше хезмәт куя! Бу эш җиңелләрдән түгел. Көне буе кояш астында эшләү әлсерәтә, арыта, ашыйсы килә, әмма смена бетмичә эш тукталмый. Бер сәхнәне сигезәр, уникешәр сәгать төшердек! Кино төшерүчеләргә хөрмәтем артты. Хәзер, кино караган саен, фильмның ничек төшерелүен анализлап, күпме хезмәт керүен исәпләп утырам, – ди Раушан. – Мин “Ай булмаса, йолдыз бар” сериалында да төштем. Режиссер Александр Далматов чакырды. Бу фильмда сүзләрем юк, “массовка”да уйныйм. Ролем кечкенә булса да, татар киносын үстерүгә өлеш кертә алуым белән чын күңелдән горурланам!
“Эстрада режиссеры. Продюссер” белгечлеген алучы Раушан бүген диплом эшен якларга әзерләнә. Халыкара хатын-кызлар көненә концерт әзерли алар. Раушанның күп вакыты репетицияләрдә үтә.
– Нинди генә чара булмасын, дулкынландыра. Үземне сәхнәгә беренче тапкыр чыккандагы кебек хис итәм. Дулкынлану булырга тиеш, ул гамәлләрне уйлап башкарырга этәрә, – ди Раушан.
24 яшьлек Раушанның тәвәккәллеге, кыюлыгы сокландыра. Үзен иҗатка бәйле төрле өлкәләрдә сынап карап, тәҗрибә туплый, хыялларын тормышка ашыра ул. Афәрин, Раушан! Иҗатка мәхәббәтең уңышлар китерсен!
Фото – Р.Нигъмәтуллинның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев