Яшьләргә бәйрәм бүләге
Яшьләр көненә Казанның “Мототарин” берләшмәсе вәкилләре килде
“Мототарин” берләшмәсе 2019 елда төзелә. Берләшмәдә әти-әниләре Мөслимнән булган егетләр дә бар.
– Күбебез мәктәп елларыннан ук таныш. Башта беребез мотоциклда йөри башлады, аннан – икенчебез. Уртак кызыксыну берләшмә төзүгә этәргеч бирде. Максатыбыз – мотоциклда йөрү культурасын популярлаштыру һәм, барыннан да элек, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм байкерларның иминлеген тәэмин итү, – ди “Мототарин” берләшмәсе секретаре Артем Хәкимов.
Мотоцикллар һәм аларны иярләгән егетләр яшьләрдә генә түгел, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уятты. Очрашуда катнашучылар мотоциклларның бәясе, авырлыгы, двигатель күләме, тизлеге белән кызыксынды. Җаваплардан күренгәнчә, бер мотоцикл уртача алганда 300 килограмм тәшкил итә. Двигатель күләме – 1-1,9 литр. Мөслимгә килгән мотоцикллар арасында иң кыйммәтлесе 4 млн сум тора булып чыкты.
Ерак араларга мотосәяхәтләр популяр. Байкерлар күрше регионнарга гына түгел, чит илләргә дә йөри. Популяр юнәлешләр: Греция, Төркия, Португалия. Бер сезонда (уртача дүрт ай) 10 мең километр узучылар бар. Берләшмәгә нигез салучыларның берсе – Арсен Ганиев ярты Европаны мотоциклда үткән. Ул Казаннан Грециягә барганда 5600 километр юл узуын искә алды. “Ерак юллар авыр, әмма кызыклы”, – ди байкерлар. Мөслимгә алар өч сәгатьтә килеп җиткәннәр.
– Максималь тизлеккә күп факторлар тәэсир итә: һава торышы, юллар сыйфаты, юл хәрәкәте кагыйдәләре. Бөтенебезнең дә мотоциклларында чикләү тора: якынча 165-170 км/сәг. Мотоцикл тизрәк тә йөри ала, әмма иминлек мөһим, – ди байкерлар.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 июль саныннан укыгыз.
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев