Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Яшьләр үзләрен күрсәтергә тели

Яшьләр тормышның рәхәтен күрергә, яңалыкларның үзәгендә булырга омтыла. Үсеп килүче буын өчен күренү, ягъни төрле ысуллар белән үзләрен күрсәтү, таныту мөһим.

Көнкүрештә, тормышта яшүсмерләр мактауга, хуплауга мохтаҗ булса, виртуаль тормышта алар “лайк”лар артыннан куа. Социаль челтәрләрдә фото, видео, шөгыль, шәхси мәгълүмат белән бүлешү дә популяр булу максатыннан эшләнә.

Сәламәт яшәү рәвешен алып бару – модада. Үз өстеңдә эшләү, гәүдәне үзең теләгәнчә формалаштыру турында сөйләүче блогерлар меңләгән язылучы җыя. Замана яшьләре – чын мәгънәсендә цифрлы буын вәкилләре, дияргә була. Тик бу яшьләр социаль челтәрләрдә вакытларын заяга үткәрә, дигән сүз түгел. Интернетны көнкүреш, уку, эш максатында кулланырга була. Яшьләр виртуаль тормыштагы һәр нәрсәнең дөрес булмавын бик яхшы аңласа да, мәгълүмат артык күп булу сәбәпле, аларның башында “ботка” барлыкка килә, шуңа аларның югалып калуы ихтимал. Үсеп килүче буын бүгенге көн белән яши, киләчәк турындагы сорауларга җавап табу алар өчен авырлыклар тудырырга мөмкин. Кыска вакыт эчендә башкарыла торган эшләрне (агач утырту, тирә-юньне җыештыру, мохтаҗларга ярдәм итү) яшьләр бик теләп башкара.

Эльвира Заһидуллина, “Мизгел” яшьләр үзәге педагогы.

Фото – “Мизгел” яшьләр үзәге архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 11 август санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев