Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Файдалы ял

– Әни, әни, лагерьга урыннар бар, ди, мин дә барыйм әле. Чулпан да барам, диде, – дип, урамнан кош тоткандай очынып, дәртләнеп кайткан Миләүшәгә әнисе шунда ук: “Юк!” – дигән җавап кайтарды.

Әле аның белән генә дә бетмәде. “Басудагы ике гектар чөгендерне, ике бакча бәрәңгене кем кәтмәнли, ихатадагы кош-котларны кем карый?” – дип тә өстәде. Миләүшә, әлбәттә, әнисенә каршы килә алмады, бары тик чоланга кереп, үкси-үкси елады да тынычланды. Шулай итеп, лагерьга бару теләге сүнде, чөнки  9-10 яшьлек кенә булса да, ул йортта зур таяныч иде. Заманасы шундый иде шул. 90нчы еллар, колхозларның гөрләп торган вакыты. Җәй җиттеме, чөгендере, печәне, бәрәңгесе, көтүе – санап бетергесез эшләр көтеп тора. Ул чорда аягына баскан һәркем хәрәкәттә иде.

Миләүшә дигәннәре мин үзем инде ул. Мине лагерьга җибәрмәгәнгә әниемә дә, әтиемә дә үпкәләмим. Ләкин балачакта бик теләп тә, тормышка ашмаган хыялларым күп булды минем. Шуңа күрә дә балаларымны андый шатлыклардан мәхрүм итмәскә тырышам. Аякны юрганга карап сузып, теләгән җирләренә алып барырга, сораган ризыкларын алып бирергә, ошаган киемнәрен сатып алырга тырышабыз. Быел Исламга да, Асылъярга да лагерьда ял итәргә насыйп булды.

“Мизгел” яшьләр үзәге тәкъдиме белән Исламның эшләрен “Алтын каләм” һәм “Биләр-форум” фестивальләренең конкурсына җибәрдек. Нәтиҗәдә Ислам, сайлап алу турын узып, ике фестивальгә дә юллама алды. Кызганыч, имтиханнар вакытына туры килү сәбәпле, “Алтын каләм”гә бара алмады. Ә “Биләр-форум”да бер атна ял итеп кайтты. “Мизгел” яшьләр үзәге Исламны илтеп кую, алып кайтуны оештырды. Үзәк җитәкчесе Зөлфия Фатыйховага, белгечләргә ярдәмнәре өчен рәхмәтлебез.

– Безне, отрядларга бүлеп, палаткаларга урнаштырдылар. Һәр отрядка вожатый билгеләнде. Төрле кызыклы чараларда, очрашуларда катнаштык, квестлар уйнадык. Вәрәшбаш авыл клубының “Сердәш” төркеменә йөрүем, җиденче  сыйныфтан авыл сәхнәсендә театр уйнавым бушка китмәде. Форумга да театр юнәлеше буенча уздым. Беренче кастингта ук Муса Җәлилнең “Бер шигырь” әсәрен сөйләп, төркемгә эләгеп, төрле сценкалар куйдык. Бигрәк тә кичләр күңелле узды. Төркем-төркем булып, яшьләр я гитарада уйный, я гармунда сыздыра, я төрле шөгыльләр табып, әңгәмәләр оештыра.  Гомумән алганда, лагерьда бер генә минут та бушка узмады.

Һәр көн файдалы үтте. Яшәү шартлары уңайлы, ашату яхшы оештырылган иде. Алты көн буена икенче дөньяда яшәп кайттым, дуслар таптым. Ял итү бик ошады, – дип, фикере белән уртаклашты Ислам.

Асылъяр да җәй дәвамында өч лагерьда булды: икесе – көндезге лагерьлар, өченчесе – “Урман иле” лагере. “Урман иле” лагере – мин бара алмаган, минем хыялда гына калган урын инде ул. Үзем дә аны беренче тапкыр күрдем. Андагы саф һава, андагы матурлык! Тирә-юнь чип-чиста, бала-чага тавышыннан урман яны яңгырап тора. Тәрбиячеләр көләч йөз белән каршы алды. , Асылъярга монда күңелсез булмас дип, ышанып кайтып киттек. Җиде  көн дәвамында балаларга нинди генә чаралар оештырмадылар: төрле кызыклы уеннар, тәрбияви чаралар, табиблар белән очрашулар, мастер-класслар. Бу сменада 80 бала ял иткән. Малайлар һәм кызлар өчен уеннар аерым оештырылды. Һәр вожатый үз эшен белеп, балаларга шәхси якын килеп эшләде. Районның мәктәп коллективлары, килеп, балаларга төрле уеннар оештырды. Боларның барысы турында да Асылъяр лагерьдан кайткач, көне буе сөйләде-сөйләде дә, иң ахырдан: “Ни дисәң дә, үз өеңдә рәхәтрәк инде, әнием,” – дип, сүзен тәмамлап куйды. Балаларга күңелле ял оештырган өчен вожатый апа-абыйларга, балаларның иминлеге өчен җавап биргән  лагерь җитәкчесе Илшат Закировка, сакчы абыйларга, тәмле ризыклар белән сыйлаган апаларга Ходай сәламәтлек бирсен. Башка елларда да мондый очрашулар насыйп булсын. Иң мөһиме – илләребез тыныч булсын.

 Миләүшә,  Асылъяр, Ислам Хәсәновлар,  Вәрәшбаш.

Ислам (сулдан беренче) дуслары белән.

Фото "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев