Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Бәхетем – Мөслимдә!

Соңгы берничә елда районда яшьләрнең саны кимү тенденциясе күзәтелә. Чиксез мөмкинлекләре, үзенә генә хас уңайлыклары белән җәлеп итүче зур шәһәрләргә елдан-ел күбрәк яшьләр китә. Ни өчен шулай һәм яшьләргә авылда яшәү һәм эшләү кызыклы булсын өчен нишләргә кирәк?

Мәктәп тәмамлаганнан соң, олы тормышка аяк басу белән яшьләр шәһәргә юл тота. Тик туган якларына кайтырга ашыкмыйлар. Күпчелек моның сәбәбен Мөслимдә эш юк, акча аз, күңел ачарга мөмкинлекләр булмауга сылтый. Эш тәкъдим итүче оешмалар, киресенчә: “Авылларда эш һәрвакыт бар, ләкин белемле, эшләргә теләүче белгечләр юк”, – дигән фикердә. 

Тагын бер мәсьәлә: без барыбыз да шәһәргә күченеп китсәк, шул ук калада яшәүчеләрне кем ашатыр, кем икмәк үстерер яки ит җитештерер? Яшьләрнең шәһәрне сайлавы тагын бер проблема тудыра. Бу – авылларның юкка чыгуына да китерергә мөмкин.

Хәзерге заманда яшьләр авыл хуҗалыгында эшләсен өчен аларга оптималь шартлар тудырырга кирәк. Фермалар заманча техника белән җиһазландырылмаса, лаеклы хезмәт хакы булмаса, яшьләр авыл хуҗалыгында эшләргә теләмәячәк. Моннан тыш авыл хуҗалыгында сезонлылык тенденциясе дә бар. Яз, җәй, көз эш булып, хезмәт хакы даими түләнсә дә, кышын эшсез утырасы, бушка ял итәсе кала. 

Шунысы моңсу: киләчәккә зур өметләр баглаган яшьләр, заманча уңайлыкларны сайлап, туган җиреннән китә. Шәһәр тормышына күнеккән яшьләрне юлдагы бөкеләр дә, даими шау-шу да, экологик проблемалар да куркытмый. Яшьләр шәһәрдә перспектива бар, мөмкинлекләр күбрәк дигән фикердән чыгып, яхшырак, керемлерәк эш эзли. Һәркем үз тормышын үзе төзи. Шәһәрдә авылдагы җанлы аралашу, гадилек, ихласлык җитми. Авылда җир туендыра! Авыл җирлеген сайлаган яшьләр дә күп. Аларның үз хуҗалыклары, кечкенә генә булса да бизнеслары бар. Эшләргә, туган җиренә хезмәт итәргә теләгән кешене районыбызда да күрәләр һәм үсәргә ярдәм итәләр.
Мин туган ягым Мөслимдә калдым. Монда – минем гаиләм, туганнарым, якын дусларым. Хәтта күңелемә яткан эшне дә мин туган җиремдә таптым. Шушы түгелмени бәхет?!

Рәмилә Сәләмова

Фото - "Татар-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев