Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Балалар белән эшләү кызыклы

Укытучы һәм остаз елының төп максаты – укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә яшьләрне күбрәк җәлеп итү.

Бүген һәр өлкәдә яшь белгечләр таләп ителә. Күпчелек яшьләр дәүләт оешмаларында эшләргә ашыкмый. Сайлаган һөнәрләре буенча эшләүче яшьләр сирәк. Шуларның кайберләре – мәгариф өлкәсендә берничә ел эшләүче яшь белгечләр белән таныштырырга булдык.

Ринат Әгъләмов Мөслим гимназиясендә физика һәм математика фәннәрен укыта. Моннан тыш ул Тат. Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә балаларга белем бирә. КФУның Алабуга институтын тәмамлаган егет әлеге профессиядә үзен өченче ел сыный. “Физика, математика кебек төгәл фәннәрне кечкенәдән үк яратам”, – ди Ринат. Белгәнен укучылар белән дә бүлешергә теләүдә озак еллар ана телен укыткан әбисенең дә өлеше бардыр.

– Һәркем килешер: физика фәне җиңел түгел. Гимназиягә эшкә кайткач, озак еллар әлеге мәктәптә физика укыткан Зөлфирә Сәяхова остазым булды. Ул фәнне кызыклы һәм гади итеп аңлату, катлаулы темаларны җиңеләйтү ысулларын өйрәтте. Дәресләрдә кулланырдай материаллар табу, укучыларда үз фәнеңә мәхәббәт уяту серләре белән бүлеште. Зөлфирә апа үткәргән ачык дәресләрдә еш кунак булдым. Бүген дә киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итәм, – ди яшь укытучы Ринат Әгъләмов.

Ринат электрлаштыру, термодинамика кебек темаларны үз итә. Әлеге темалар 7-8 сыйныфларда үтелә. “Без һәр бала белән уртак тел табып эшләргә, үз фәнебезгә мәхәббәт уятырга тиеш”, – ди егет.

Фото - Ренат Әгъләмовның шәхси архивынан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 11 август санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев