Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Авылны шәһәргә алыштырмыйм

Үз эшен башлаган Максим Усков шундый фикердә.

Иске Смыловка авылында яши Максим. Аңа 21 яшь. Максим ихатасында күпләп мал-туар асрый, 20 баш үгез тәрбияли.
– Әтием Владимир озак еллар игенчелек белән шөгыльләнә. Үз эшен ул 2004 елда, крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, Иске Смыловкада 400 гектар мәйданда бөртекле культуралар үстерүдән башлый. Эш башлаганда: “Булдыра алырмын микән?” – дип уйлаган. Эш башлаганда һәркем шундый каршылыклы уйлар кичерәдер, – ди Максим.
Владимир үстергән уңышны җирлектәге фермерларга сата. Максим үгезләр симертеп, ярминкәләрдә итләтә сатарга планлаштыра.
– Байтак еллар күпләп үгез, дуңгыз асрыйбыз, умарталарыбыз да бар. Максим кечкенәдән ярдәм итеп үсте. Политехника техникумында укыганда да кайту белән терлек асларын чистартырга чыгып китә иде. Иренмичә эшләсәң, өстәлең сый-нигъмәтле була. Авыл кешесе мал тотарга тиеш инде ул! Терлекләр үрчетәм дигәч, улымның теләгенә каршы килмәдек. Эшне тәвәккәлләп башлап җибәрде. Башта бер бозау үстереп сатты, шул акчага өч үгез сатып алды. Кайнанам үләр алдыннан туйга дип һәр оныгына 10ар мең сум акча калдырды. Максим: “Тик ятмасын әле, туйга кадәр бу сумманы тагын да арттырырга була бит!” – дип, шул акчага эш башлап җибәрде. Дәүләт ярдәмен алу шактый катлаулы икәнен беләбез, шуңа өметләнмибез. Әмма эш алып бару өчен үлән гранулалаштыру җиһазлары сатып алырга кирәк. Шушы җиһазларны алуда хөкүмәт булышса, бу улыма зур ярдәм булыр иде, – ди Земфира апа.
– Шөкер, ниятләгәнне тормышка ашыруда кыенлыклар туганы юк. Киләсе елда үлән катнашмалары үстерә башларга планлаштырам. Зур планнар бар, әмма эшне кечкенәсеннән башларга кирәк, шулай иткәндә, әкренләп барысы да килеп чыгачак. Эшкә тотынгансың икән, ахырына кадәр җиткерергә кирәк, дип уйлыйм, – ди Максим Усков.
Яшь фермер әтисенең тәҗрибәсенә генә түгел, үзе белем алган университетның фәнни базасына да таяна. “Теория һәм технологияләрне белеп эшләү җиңелрәк”, – ди Максим. 

 Лилия Шәймиева

Фото М.Усковның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев