Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Алсу Ли: “Татарга заманча музыка да кирәк!”

Вәрәшбаш кызы, үзенчәлекле яшь җырчы, иҗатының башлангыч чорында Арслана псевдонимы астында чыгыш ясаган Алсу Таҗетдинова кая югалган, бүген дә иҗат итәме? Шушы сораулар белән без райондашыбызның үзенә мөрәҗәгать иттек.

Вәрәшбаш-Мөслим Фәндәрия һәм Рафис Гариповлар гаиләсендә бишенче – төпчек бала булып дөньяга килгән Алсу кабатланмас табигатьле авылын, гөрләп торган мәктәп елларын сагынып искә ала.
Һәрнәрсәгә өлгерергә тырыша, лидерлык сыйфатлары ярылып яткан, кыю фикерле курку белмәс бу кызны укучылар үзидарәсе президенты итеп сайлыйлар. Тугызынчы сыйныфта укыганда ук сыйныфташларына “Мин Казанга китәм!” дип белгертеп куя ул.
Урта белем алырга хәзерге Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә килә. Дәрестән тыш тормыш бөтереп ала Алсуны. Дусты Нәргиз Камалов, җитәкләп, сәнгать мәктәбенә алып килә, укытучысы белән таныштыра. – Җырларга, нота грамотасына өйрәткән Гөлназ Моряковна, аның гаиләсе – минем өчен бүген дә бик якын кешеләр. Җырларымның беренче аккордларын язарга да нәкъ менә ул өйрәтте. Үзенең синтезаторын тоттырып, шөгыльләнергә буш класс табып мине урнаштырыр иде дә, үзенең дәресенә йөгерер иде, – ди ул музыка дөньясына алып килгән укытучысы турында.
Әлмәт Әлмәтнең музыка училищесы студенты булып үткәргән дүрт елы да вакыйгаларга бай була Алсуның. Көне буе белем эстәгәннән соң, үзе генә калып, музыка бүлмәсендә җырлар яза башлый. – Музыка теориясенең һәр темасын чиста су кебек эчеп бардым. Һәр яңа җырны (ә алар бүгенге көндә 40тан артык) бер амбар кенәгәсенә теркәп тутырдым, – ди Алсу, үзенең иҗат серләре белән бүлешеп. “Равновесие” төркеме кастингына килгәч, үзе язган “Ак каен” җырын җырлап чыга Алсу. Татарча да, русча да үзенчәлекле тавыш белән җырлый, үзе дә җырлар яза торган кызны егетләр төркемнәренә ала. 2008-2010 елларда бергә эшлиләр.
Казан Юраганы юш килә кызның: Әлмәт музыка училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә. Туктаусыз хәрәкәттә, үсештә, эзләнүдә булырга яраткан студент Алсу Гариповага үзен күрсәтергә, фикердәшләр табып, чыгышлар ясарга тәкъдим итәләр. Икенче курстан ук төрле чараларда җырчы буларак кына түгел, алып баручы буларак та сынап карый ул үзен. Шушы чорда продюсер Рамил Таҗетдинов белән гаилә коралар. Алар бергәләп төрле дәрәҗәдәге чаралар үткәрәләр.
Рамил чараларның продюсеры булып, Ралан псевдонимы астында рус телендә авторлык җырлары башкарса, татар телендә алып баручы, җырчы вазифалары Алсуга йөкләнә. Тормыш иптәше институт студиясендә Алсуның “Сине очраттым” җырына беренче клибын төшерә. Бу клипны “Мәйдан”, ТМТВ каналлары күрсәтә.
Шушы вакыйгадан соң Алсуга җырлар язарга заказлар килә башлый. Андый әсәрләрне җырчыларның үз стиленә туры китереп язарга тырыша. Фидаил Вәлиуллин репертуарындагы “Безнең мәхәббәт гомерлек” җыры – шундый җырларның берсе. Төрле иҗади проектларда катнашу Алсуга өстәмә чыныгу бирә. “Бибарс” исемле шәһәр кунакларын кабул итү проекты булган тарихи мәйданчыкта эшли. Бер ел дигәндә, Алсуны администратор итеп куялар. Бу җаваплы эшендә сынатмый: артистларны туплап йөртергә дә, үзенә үк Сөембикә образына кереп Стивен Сигалны каршы алырга да, тәрҗемәче булырга да туры килә аңа. Күп көч һәм вакыт таләп итә торган бу эштә Алсу үз иҗатының күмелеп калуын сизә.
Ире белән киңәшләшкәч, бу эшеннән китәргә була. 2014 елда яңа идея белән яна башлый. Нәтиҗәдә “Болгар” радиосында “Яңа дәвер” исемле авторлык музыкаль тапшыру пәйда була. Бу тапшыруда Алсу яңа авторлар, төркемнәр белән таныштыра, әңгәмәләр оештыра, аларның иҗатларын танытуда үзеннән өлеш кертә.
Татар халык җырларыннан башка, безнең халыкның заманча татар музыкасы да булырга, ул башка стильләрдә дә үсәргә тиеш, дигән уй тынгы бирми Таҗетдиновларга. Идеяне тормышка ашыру өчен, радио форматыннан фестиваль концепциясенә күчәләр. Бу проект ике ел дәвамында уңышлы эшләп килә. Казан шәһәрендә узган бөтендөнья чемпионаты вакытында да фестивальне дә Таҗетдиновлар продюсерлар буларак оештыралар.

Уку дәверендә төрле конкурсларда көчен сыный Алсу. Бөтенроссия композиторлар бәйгесендә “Син ялгышма” авторлык җыры белән икенче урынга лаек була. Әлеге җыр һәм “Кайда сөю?” исемле әсәре ноталары белән бергә бәйге җырлары тупланмасында басылып чыга. Рөстәм Сәрвәров чыгарган дискларга, университет җыентыкларына да Алсуның җырлары кергән.
Алсу – бертуктаусыз үзүсеш белән шөгыльләнә торган тынгысыз кеше. Музыканы беренче планга куйган хәлдә ул үзенең мөмкинлекләрен мөгаллим буларак та (вокалның заманча техникасы буенча мастер-класслар үткәреп), фото сәнгатендә дә сынап карый, америка вокалын җентекләп өйрәнә. Үзләре җырчылардан төркем ясап, коллектив тере тавыш белән дә эшлиләр. Шундый тыгыз иҗади тормыш шартларында акыллы, максатчан, үҗәт һәм тырыш Алсу Таҗетдинова университетны кызыл дипломга тәмамлый. 2015 елның җәендә күптәнге хыялы белән туган авылы Вәрәшбашка кайта. Туган җиренә булган мәхәббәтен, иҗатка канат куеп җибәргән һәммә кешегә җиткерәсе килгән рәхмәтен ул Мөслим җирлегенә сольный концерт белән алып кайта. 25 ноябрь көнне уникаль
тамаша була. Тере инструменталь тавышка куелган, заманча җырлар белән бик күпләр өчен ачыш ясаган бу хәйрия концертын мөслимлеләр әле дә хәтерли. Аңа ярдәм иткән һәммә райондашыбызга, идеясен тормышка ашырырга көнне төнгә ялгап ярдәм иткән Гөлназ Йосыповага, үз эшенең чын профессионалы, алып баручы Эльвира Гәрәевага Алсу бүген дә рәхмәтле.
Казанда яшәгәндә Таҗетдиновлар гаиләсенә тулы хокуклы тагын бер кеше өстәлә: уллары Батырхан туа. Яңаданяңа идеяләр белән янып эшләүче әлеге гаилә өчен Казан, республика масштабы гына тар сыман тоела башлый. Яшь чагында бөтен сәләтне тулы куәтенә эшкә җиксен, тагын да камилләшсен дип, эшләре Мәскәү белән тагын да ныграк бәйләнгән ире Рамил башкалага күчәргә тәкъдим итә.
Алсуга идея ошап куя.
Мәскәү 2019 елдан бүгенге көнгә кадәр Таҗетдиновлар гаиләсе Мәскәү шәһәрендә яши. Декрет ялында утырган Алсуның биредә “икенче сулышы ачыла”. – Минемчә, декрет ялында бар нәрсәне эшләп була.
Әмма өстенлек барыбер балада, гаиләдә кала. Өч елдан Алсуның энергиясе кабат кабына башлады, – дип көлә ул үзеннән.
Үзлектән җырларын аранжировкаларга өйрәнә. Музыкантка кирәкле булган студия компьютеры алып, тора-бара өйләрендә мини-студия ясыйлар. Бүген дә бергәләп иҗат итәләр, дуэтлар яздыралар Таҗетдиновлар. Алсу рус телендә дә җырлар яза башлаган. Яңа һөнәр үзләштереп, маркетплейста үз бизнесын булдырган, Мәскәү эшмәкәрләре белән тыгыз элемтәдә аны үстерә. Музыкантларга аранжировкалар ясау өчен махсус уйлап табылган электрон кушымта ярдәмендә үзенең иҗатын таныту өстендә эшли. Дистә еллар элек амбар кенәгәсенә теркәп барган җырларына яңа сулыш өрә. Күптән түгел дөньяга чыккан “Батыр йөрәкләр” җыры да ун ел элек язылган.
Мәскәүгә күчкәннән бирле, Алсу Ли псевдонимы астында иҗат итә. Аны үзе уйлап тапкан, әмма берничәсе арасыннан сайлап алу өчен, дуслары арасында тавыш бирү оештырган. Әлеге псевдоним иң күп тавышны җыйган. Ә Арслана псевдонимын хәзер башка җырчы йөртә.
Алсуыбыз беркая да югалмаган, ә яңа көч белән, булдыра алган барлык юнәлешләрдә үсеп, бал корты кебек эшләп, иҗат итеп ята икән! Туган йортыннан еракта яшәсә дә, татар булуы белән горурланучы талантлы райондашыбыз үзе белән бәйле яңалыкларны интернет челтәренә чыгарып барыр, заманча музыканы үстерүдә уңышларга ирешер дип көтеп калабыз.

Фото - Алсу Таҗетдинованың шәхси архивыннан.

Гөлназ Җәлилова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев