Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Алдынгылар хәрәкәте

Ватанпәрвәрлек, бердәмлек, лидер булу һәм иң мөһиме – кешелеклелек. Алдынгылар хәрәкәте шушы кыйммәтләргә нигезләнә.

Алдынгылар хәрәкәте Татарстанда, шул исәптән районыбызда да динамикалы үсеш алды.
Хәрәкәт күптөрле проектларны, акцияләрне, идеяләрне тормышка ашыра һәм үсеп килүче яшь буынны берләштерә. Алдынгылар хәрәкәте, моңа кадәр эшләгән хәрәкәтләрне юнәлешләргә бүлеп, барысын да үз канаты астына алды.
Ул 12 юнәлештә буенча эш алып бара. Мәгърифәт һәм белем, мәдәният һәм сәнгать, волонтерлык һәм иреклелек, ватанпәрвәрлек һәм тарихи хәтер, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, туризм һәм сәяхәтләр, экология һәм табигатьне саклау, хезмәт, һөнәр һәм эшмәкәрлек, дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр, фән һәм технологияләр юнәлешләреннән тыш Татарстанда туган тел һәм мәдәният, гореф-гадәтләр юнәлеше дә тормышка ашырыла.

– Районында хәрәкәтнең 18 беренчел бүлекчәсе бар, шуларның берсе – политехника техникумында, калганнары мәктәпләрдә эшли. Алдынгылар хәрәкәтендә 300гә якын укучы катнаша. Район мәктәпләрендә тугыз директор киңәшчесе хезмәт куя.
Әлеге хәрәкәткә 6 яшьлек балалардан башлап, 25 яшькә кадәрге егет-кызлар кушыла ала. Хәрәкәткә керергә теләк белдерүчеләр безнең сайтта теркәлергә һәм аккаунтларын “Дәүләт хезмәтләре” порталы белән бәйләргә тиеш, – ди  хәрәкәтнең Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Бубекова.

Рәмилә Сәләмова

Фото - А.Бубекованың шәхси архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев