Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Алдынгылар вакыты (+фоторепортаж)

Мөслимгә «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары килде.

Берничә ел элек Яшьләр эшләре министрлыгы махсус автобус туры эшләтеп җибәргән иде. Яшьләрне республикабыздагы мөмкинлекләр турында заманча алымнар белән мәгълүматлы итү механизмы буларак, әлеге проект үзен аклады. Бу проект эш чикләрен 2022 елда Федераль закон нигезендә оештырылган “Алдынгылар хәрәкәте” Россия иҗтимагый дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге белән берлектә үстерә, киңәйтә.

“Алдынгылар вакыты” автобус туры җәй дәвамында Татарстанның 20 ял лагеренда эшләде. 4 сентябрьдән башлап, “Алдынгылар хәрәкәте” лидерлары Татарстанның район-шәһәрләре буенча махсус автобусларда хәрәкәт итә.

19 сентябрьдә “Алдынгылар вакыты” автобусы Мөслимгә килде. Яшьләр һәм укучылар белән очрашу ике агымда оештырылды. Районыбызның урта һәм тугызъеллык мәктәпләрендә белем алучы 5-10 сыйныф укучылары, политехника техникумы студентлары интерактив чаралар аша “Алдынгылар хәрәкәте”нең эш юнәлешләре белән танышты, проектлар турында мәгълүмат алды, мастер-класларда үз мөмкинлекләрен сынап карады.
Чараны район башлыгы Альберт Хуҗин ачты.

– Алдынгылар хәрәкәте – бүгенге көндә бик кирәкле оешма. Тормышта белемнең төрлесе кирәк. Шуңа модераторлар алып килгән яңалыкларны, белемне алып калырга, чараларда актив катнашырга тырышыгыз.  Хәрәкәт сезнең әле ачылып бетмәгән яшерен талантларыгызны ачарга ярдәм итсен. Бергә һәм бердәм булганда, бик зур көчкә әйләнергә була. Монда килгәнсез икән, дөрес юл сайлагансыз. Уңышлар! Алга! Без – алдынгылар! – диде ул чыгышында.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Гөлназ Җәлилова фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев