Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Үсемлек мае

Уңган хуҗабикәдә үсемлек маеның берничә төре: кыздыру, пешерү, соуслар әзерләү, салатка кушу өчен булырга тиеш.

Үсемлек мае

Моннан берничә еллар элек кенә кулланучының үсемлек маен сайлап алу мөмкинлеге юк иде. Кибет киштәләрендә бары тик көнбагыш, кайбер вакытларда зәйтүн майларын гына күрергә була иде. Ә хәзер... Күзләр йөгерә, кайсын сайлап алырга?

Үсемлек майлары ике төркемгә: чистартылмаган һәм чистартылган майларга бүленә.

Чистартылмаган майлар - экстракцион һәм пресслау ысулы белән алынган майлар. Аларның составында фосфолипидлар, токоферол h.б. файдалы матдәләр бар. Шунлыктан нәкъ менә чистартылмаган майлар кеше организмы өчен файдалырак. Әмма составында әлеге биологик актив матдәләр булганлыктан, аларны озак сакларга ярамый. Аннан тыш чистартылмаган майда сәламәтлек ечен куркынычлы катнашмалар да булырга мөмкин.

Майларның кайбер сортларын (алар арасында мамык мае да бар) чистартмыйча кулланырга ярамый, чөнки андый майлар составында көчле агу – госсипол бар. Аны бары тик майны термик эшкәрткәндә яки чистартканда гына бетереп була. Пылау пешерганда, мамык маен яхшылап кыздыру традициясе, мөгаен, менә шуның белән бәйледер.

Нишләргә? Әллә чистартылмаган майларны кулланмаскамы? Кулланырга, әлбәттә. Тик, кулланганда, кайбер кагыйдәләрне генә үтәргә кирәк:

1) чистартылмаган майларны берьюлы күп итеп сатып алмагыз. Россия стандартлары буенча шешеләргә тутырылган чистартылмаган майларның яраклылык вакыты 4 ай булса, агызма майларныкы ай ярым гына;

2) ризык өчен бары югары һәм беренче сортлы майлар гына кулланыгыз;

3) салатлар әзерләү өчен чистартылмаган майлар кулланыгыз.

Чистартылган майларны җитештергәндә, май составыннан зарарлы катнашмалар белән бергә өлешчә яки тулысынча файдалы кушылмалар да юкка чыга. Анын каравы андый майлар озаграк саклана, ризыкны кыздырганда, канцероген матдәләр аз барлыкка килә. Шуңа күрә чистартылган майлар кыздыру, өй шартларында консервлау һәм төрле ризыклар әзерләү өчен кулланыла.

Чистартылган майларның утырмасы булырга тиеш түгел. Әгәр чистартканда май исеннән арындырылса, андый майның исе дә, тәме дә булмаска тиеш.

Хәзер кибетләрдә үсемлек майларының бик күп төрләре сатыла: көнбагыш мае, кукуруз, соя, мамык, горчица, рапс, арахис, җитен, зәй-түн h.б. майлар. Җитештерүче ярлыкта майның төрен күрсәтергә тиеш. Сатып алганда, әнә шуңа игътибар итегез, югыйсә көнбагыш мае урынына рапс мае алуыгыз бар. Җитештерүчеләр тагын катнаш майлар да җитештерәләр.

Катнаш май - үсемлек маеның берничә төре кушылган май. Бу очракта ярлыкта үсемлек мае дип языла, кушылган барлык майлар ризык составында масса өлеше кимү тәртибендә күрсәтелә.

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев