Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Нинди чәй тәмле?

Хлорлы су белән яхшы һәм тәмле чәй пешереп булмый дип саный белгечлэр.

Хлорлы су белән яхшы һәм тәмле чәй пешереп булмый дип саный белгечлэр. Алар фикеренчә, «бик яхшы» яки «бик начар» сортлы чәйләр булмый. Чәй тәмле булсын өчен, суны фильтр аша үткәрергә hәм үзеңә ошаган яхшы чәйне сайлап ала белергә кирәк. Шуның белән бергә сатудагы әзер купажларны гына алу мәҗбүри түгел. Чәйләрнең берничә сортын кушып, үзегезгә дә купажларга мемкин.

Эшкәрткәндә бара торган химик процессларга карап, чәй берничә төргә бүленә:

кара чәй - әлеге чәйдә оксидлашу нәтиҗәсендә дә зур үзгәрешләр була;

яшел чәй - оксидлашканда, үзгәрешләр бик аз барлыкка килә. Нәтиҗәдә чәй яфрагындагы барлык файдалы матдәләр сакланып кала;

кызыл чәй - бу чәйдә оксидлашу нәтиҗәсендә уртача үзгәрешләр бара, Ул үзенә кара һәм яшел чәй үзлекләрен берләштерә;

сары чәй - оксидлашу нәтиҗәсендәге үэгәрешләр бары чәй яфрагын төргән вакытта гына бара.

Кулланыла торган чимал һәм эшкәртү технологиясенә бәйләнешле рәвештә чәйләрнең түбәндәге төрләре җитештерелә:

бертек чәй - кара, яшел, сары һәм кызыл чәйләр;

прессланган чәй - яшел кирпеч чәй, кара hәм яшел такта чәйләр, кара һәм яшел таблетка чәйләр;

тиз эрүчән чәй (экстрагирланган) - яшел һәм кара чәйләрнең куертылган сыек яки коры сыгынтылары;

пакетлы чәй - бер пешерерлек чәй, бик нык вакланган чәй 2-3 граммлап пакетларга тутырыла.

Чәйнең теләсә кайсы төре хушисләндерелергә мөмкин. Аның ике ысулы бар. Беренче ысул - кипкән чәчәкләр (ясмин, роза чәчәкләре h.б.), орлыклар (әнис орлыклары), тамырлар (ирис, куркума) h.б. белән табигый хушисләндерү. Икенче ысул - синтетик хушисләткечләр кушып, ясалма хушисләндерү.

Яфрагын эшкәртү буенча чәйләр мондый төрләргә бүленә: гранула чәй (C.T.C. - crush, tear and curl - вакланган, уылган, бөтерелгән), яфрак чәй һәм вак чәй.

Халькара классификациясе ягыннан яфрак чәйләрнең түбәндәге категорияләре була:

Флаури Пеко (FP) - яшь ботакларның өске өлешендәге алтынсу типслары күп булган яфраклардан;

Оранж Пеко (OP) - естәге яшь ботакның беренче яфракларыннан (флешлардан);

Пеко (Р) – икенче яфраклардан

Пеко Сушонг (РS) – өченче яфраклардан җитештерелә.

Вак чәйләргә “Брокен” сүзе өстәлә. Мәсәлән, Брокен Оранж Пеко, Брокен Пеко (ВР), Брокен Пеко Сушонг (ВРS)

Чәйнең сортын билгеләгәндә, экспертлар мондый параметрларга игътибар итә:

–  чәй яфрагының тышкы кыяфәтенә;

– тәменә һәм исенә;

– төсенә;

– пешкән чәй яфрагының төсенә.

ГОСТ буенча букет, югары, беренче, икенче сортлы чәйләр җитештерелә.

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев