Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Хатирәләр яңарды

1964 елны Минзәлә педагогия училищесыннан соң мине Елгабаш башлангыч мәктәбенә укытучы һәм мәктәп мөдире итеп билгеләделәр.

Мәктәптә эш бик күп иде. Коридоры төзелә дә башламаган, бер бүлмәнең миче җимерек. 18 яшьлек кыз балага шушы бинаны уку елына әзерләргә кирәк.

Кирпеч артыннан Бөгелмә шәһәренә юл тоттым. Кирпеч кайтарып, мичне ясап куйдык. Монысы әзер. Әти-әниләр һәм авыл осталары белән коридор төзелде. Хәзер җылыту өчен утын кирәк. Торыш якын гына, утын карарга киттем. Авыл егетләре бик тырыш булды. Көндез трактор белән басуда эшләделәр, кич белән урманга утынга баралар иде. Шулай итеп утын да юнәткәч, мәктәп яңа уку елына әзер булды.

Кыңгыраулы мәктәп еллары башланып китте. Беренче, өченче сыйныфларда – мин, икенче, дүртенчедә – Фәймә апа, рус теленнән Люба Оленина укытты. Көндез балалар укытабыз, “уборка ул – фронт белән тиң” дигән девиз белән төнге эшкә дә кушалар, анда да булышабыз. Әбүбәкер Галләмов, Хәмидулла Мөхәмәдиев, без – укытучылар, клуб мөдире Хәлимә апа, басуда эшләгән комсолларның эш күрсәткечләре белән таныштырып, концерт куеп, эшкә дәрт өстәп кайта идек. Шушы эш сөючән авыл кешеләре – матур күлмәкләр тегеп бөтен авылны сөендерүче Нәсиха апа һәм Галәветдин абыйның гаҗәеп башлы уллары Рәшит Хәбиров беренче сыйныфка укырга керде. Ул беренчедә укыганда ук өченче сыйныф өчен мәсьәләләрне чишә иде. Рәшит башлангыч сыйныларны гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, Симәк мәктәбенә укырга китте. Үз тырышлыгы белән югары мәктәпне тәмамлап, зур дәрәҗә яулады Рәшитебез. Елгабашның башка балалары да тырыш булды. Кайсы колхоз җитәкчесе, кайсы мәктәп директоры булып, башка өлкәләрдә җитәкчелектә эшләделәр.

Мин эшли башлаган чорда кичке мәктәп тә ачылды. Эшчән егет-кызларыбыз урта белем турында аттестат алды. Алга таба алар төрле белгечлекләр үзләштереп, колхозга эшкә кайтты. Бухгалтер, башка һөнәрләрне сайлаучылар да булды.

Беренче хезмәт көннәреннән соң 60 ел үткәч, кабат Елгабаш авылына бардым. Анда яшьлек елларым үтте. Сагынылган. Кемне генә очратсам да, шатланып күрештек, сөенечтән елаштык.

Асфальт юл, төзек матур өйләр, яңа коймалар. 1964 елгы мәктәп сүтелгән. Яңа клуб, мәчет эшли. Краснояр авылында да яңа мәчет балкып тора. Болар барысы да – Рәшитебез хезмәте, диделәр. Рәшитнең үзен генә күреп булмады. Шуганкага кайткач та, хатирәләргә бирелеп, байтак утырдым. Ә беркөнне, ни күзем белән күрим, чәчәк букеты күтәреп Рәшит килеп кермәсенме?! Мамык шәл дә онытмаган, машина тутырып күчтәнәч алып килгән. Зур урында эшләсә дә, сәгать буе сөйләшерлек вакыт тапкан бит Рәшитебез! Аллаһы Тәгалә бу егеткә булганының куанычын күреп, уңышларына шатланып, сәламәт булып яшәргә, картлыгын матур каршыларга язсын, йөргән юлларында фәрештәләр саклап йөртсен!

Әсхия Сабирова.

Шуганка.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев