Үзешчән тынлы оркестр тулы кыйммәтле концертлар куйды
Райондашлар хәтерлидер: узган гасырның 60-80нче елларында Рус Шуган авылында бик яхшы тынлы оркестр бар иде. Оркестр төрле бәйрәм-чараларда, концертларда, район үзәгендә һәм якын-тирә авылларда чыгыш ясады.
Оркестр 1965 елда Шуган урта мәктәбендә оешты. Коллективка Бөек Ватан сугышында катнашкан Николай Шиһапов нигез салды. Ул авылга Казаннан килгән иде. “Маяк” колхозы “көмеш” инструментлар комплекты сатып алды. Инструментлар никельләнгән булу сәбәпле көмеш төсендә иде. Берничә елдан соң колхоз (хәзер генә ул колхозларны сүгәргә яраталар) оркестр өчен бакырдан ясалган инструментлар сатып алды. Ветеран укытучы Павел Устеряков истәлекләреннән: “Николай Шиһапович 5-10 сыйныф укучыларын җыеп тыңлый, ритм тоюларын тикшерә һәм аларга инструментлар бирә. Шул ук елның җәендә колхоз пионер лагеренда тынлы оркестрда уйнаучылар сменасы оештырыла. Балалар анда ял да итә, репетицияләр дә үткәрә”.
Николай Шиһапов һәм аның хатыны үз вазыйфаларына бик җаваплы карый. Репетицияләр үз нәтиҗәсен бирә. Шул ук елны оркестр авылда беренче тапкыр чыгыш ясый. “Концерт алдыннан без бик нык дулкынландык, – ди Павел Петрович. – Чөнки Николай Шиһапович бик таләпчән, һәр ялгыш нотаны сизеп ала иде. Балалар беренче иҗади уңышлары өчен бирелгән бүләккә – акварель буяуларга чиксез сөенделәр”.
Николай Шиһапов авылга өч ел рәттән кайтып йөрде. Өч ел балалар лагерьда ял итте, репетицияләр үткәрде. Оркестр составында 16 кеше иде. Алар барысы да ул елларны зур горурлык белән искә ала. Район кунакларын каршы алганда, парадларда тынлы оркестр Советлар Союзы гимнын, Тукай, Сәйдәшев маршларын башкарды. Яңа ел, башка бәйрәмнәр дә тынлы оркестр катнашында уза иде.
1968-1970 елларда оркестрны Камил Миннеханов җитәкләде. Ул Мөслимнән килеп җыр дәресләре укытты. 70 еллар башында авылга Александр Елисеев кайтты. Ул да коллектив үсешенә зур өлеш кертте. 1976 елдан оркестрны Павел Устеряков җитәкли башлады. Иҗади уңышлары өчен тынлы оркестр Совет Латвиясе башкаласы Ригага туристик юллама белән бүләкләнде.
– Вячеслав Кривошеев, бертуган Валерий һәм Виктор Кривошеевлар, Петр Багров, Владимир Лобанов, Александр Растатурин, Юрий Власов, Иван Новиков, Александр һәм Николай Басориннар, Сергей Кузнецов, Александр Сазонов һәм мин бик теләп тынлы оркестрда уйнадык, – ди Павел Петрович.
Икенче тенор булган Александр Жданов армиядә музыка взводында хезмәт итә, хәрби оркестрда уйный. Оркестрда катнашучыларның күпчелеге бүген авылда яши, концертлар белән авылларга йөрүләрен җылы хисләр белән искә алалар.
Концертларда заллар тулы була иде. Җәй көне – йөк автомобиле арбасында, кышын салам түшәлгән трактор чанасында юлга чыга идек. Егорьевка, Островка, күрше Башкортостанның Нагайбәк авылында тынлы оркестр чыгышларын көтеп алалар иде. Ә концерттан соң – бию кичәсе. Яшьләр һәм өлкәннәр “Севастополь вальсы”, “Амур дулкыннары” көйләренә, “Огинский полонезы”на һәм башка көйләргә бии иде.
Оркестр 1983 елга кадәр яшәде. Соңыннан Рус Шуганда шулай ук тирә-юньдә билгеле вокаль-инструменталь ансамбль оешты. Анысы инде бөтенләй башка тарих.
Болар турында искә төшереп, мин мәдәни традицияләрнең буыннан-буынга күчүе турында уйланам. Бүген авыл мәдәният йортында “Возрождение” вокаль-инструменталь ансамбле эшли, Рус Шуган мәктәбе укучылары да музыкаль иҗатта уңышлы адымнар ясый. Сәнгать мәктәбе укытучысы Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге тынлы оркестрның да уңышлары бик күп. Аларның барысына да күләмле эшләре өчен зур рәхмәт! Әмма ансамбльләр Шуганның үзешчән авыл тынлы оркестрының тулы концерт репертуары дәрәҗәсенә җитә алырмы яки моны бары тик һөнәри музыкаль коллективлар гына булдыра аламы? Без бүген тынлы музыканы кабул итә, аның уйнавына вальс башкара алабызмы? Әллә ул вакытлар мәңгегә югалдымы?
Фирдәүс Фәрхетдинов, Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.
Фото – Рус Шуган мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев