Укытучының нервлары корыч булу кирәк
Тәрбиялелек мөгаллимне хөрмәт итүдән башлана.
Соңгы елларда тормыш ниндидер бер калыпка салынган, ә, бәлки, алдан язылган план буенча бара кебек. Көн саен кабатланучы бертөрлелек кешене ялыктыра, тискәре йогынты ясый. Кеше берни эшләмичә дә арый: таш кисеп кайткан кебек хәлсезләнә, күңел төшенкелегенә бирелә. Тирә-юньдәге күренешләргә, кешеләргә, табигатькә игътибар итми башлый. “Бу нәрсә белән бәйле?” дигән сорау туа. Кешеләр көннән-көн үз эчләренә бикләнә, башкалар турында уйларга оныта кебек. Бигрәк тә ата-аналар тарафыннан балаларга игътибар кими.
Бүген балалар әти-әни ярдәменнән башка шкафтан оекбаш та табып кия алмый. Әниләр аларны шулай күнектергән. Янәсе, шкаф туза, бала вакытны ала. Ә бит бала гомер буе әнисе куенында утыра алмый, аңа читкә чыгып китәргә туры киләчәк. Бу очракта балага нишләргә?
Игътибар юклыгын сизеп алган бала кирәкмәгән шөгыльләр белән мавыга башлый, интернеттан күреп, “ярамаган” эшләрне кабатларга тотына. Бу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Мондый күңелсезлекләрнең авыр башы укытучыларга төшә. Нигә баладагы үзгәрешләргә игътибар итмәгән? Укытучы нигә укучысын карамаган? Әти-әнисен нигә кисәтмәгән?
Укытучы – белем таратучы, тәрбия бирүче. Тик бүген укучылар укытучы биргән тәрбияне кабул итми. “Без – замана балалары, мондый тәрбия – искелек билгесе”, – дип каршы әйтүчеләр дә бар. Искелекме ул, яңалыкмы, тәрбия гомер буе бер калыпка салып бирелгән, билгеле бер кануннарга нигезләнгән. Әби-бабаларыбызның сүзләре, изге Коръән хәдис-аятьләре һәрвакыт дөреслеккә чыга бит.
Мәгарифкә соңгы елларда кертелгән “ФГОС” дигән яңа система балаларга “сүз иреге” бирде. Бала үз фикерен әйтсен, дөресме, түгелме – сөйләсен дип, укытучыларны дәрес темасын аңлатудан тыйды. Имеш, укучы дәрес темасын кайдандыр “чокып” чыгарырга тиеш. Ә укытучы “дирижер” ролен үтәп, читтә басып тора. Нәтиҗә нәрсә бирде? Укучылар үзләрен бер башка өстен күреп, укытучыны санга сукмый башладылар түгелме? Ни телиләр, ничек телиләр, шулай кычкырып утырырга өйрәнделәр. Алай гына да түгел, һәрберсенең мин-минлеге көчле, берсен-берсе тыңламыйча, дөресрәге, тыңларга теләмичә, кычкырышып китүләре – үзе бер шаккаткыч күренеш.
Мәктәпне гомер буена белем учагы, укучыларның икенче йорты, дип килдек. Иртәнге җиде тулуга гөжли башлаган мәктәп кичке сигезләрдә генә тынып кала. Көне буе барган дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда, түгәрәкләрдә балалар нәрсәгә генә өйрәнмиләр (теләге булганнары, әлбәттә), ниләр белән генә шөгыльләнмиләр!
Компьютер технологияләрен кулланып, бик кызыклы чаралар оештырырга була. Шулай да мин традицион ысулларны өстен күрәм. Тактага язылган мисаллар, стенага эленгән күрсәтмәлекләр, проектор белән күрсәтеп алуга караганда, укучыларның хәтерендә озаграк сакланадыр кебек. Укучыларның кабул итү сигналлары тотрыксыз. Алар күп әйберне күреп бетермиләр, күп нәрсәне, гомумән, ишетмиләр. Сөйләп, аңлатып бетергәннән соң яңадан сораулар бирә башлыйлар. Сораулары да гаҗәпләнерлек: “Өй эшен көндәлеккә язабызмы?” “Дәфтәрнең беренче бите тулды, нишлим?” Укытучыга тимер йөрәкле булу шарт. Үз-үзен кулда тотар өчен “корыч нервлар” гына житми, бераз “иләслек” тә кирәк.
Белем сыйфатын яхшырту һәм уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен, укучыларны укытучыларны хөрмәт итәргә өйрәтүдән башларга кирәк, минемчә.
Миләүшә Хәсәнова, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев