Рәхмәт, остазым!
Озак еллар Мөслим матбугат үзәген җитәкләгән
Мөдәмил Әхмәтовка 1 гыйнварда 75 яшь тулган булыр иде.
2003 ел. Мөдәмил абыйның Мөслим матбугат үзәге белән җитәкчелек итә башлаган гына вакыты. Мин дә редакциядә яшь кадр. Бер авылга “задание”га җибәрде ул мине. Ул чактагы редакция традицияләренә туры китереп, бик озын һәм үземчә бик камил итеп мәкалә язып “ташладым”. Пафослы сүзләр, метафоралар белән бизи торгач, чын “сәнгать әсәре”нә әйләнде язмам. Язып бетердем дә, кош тоткандай җитәкчем янына кердем. Күрсен әле, янәсе, нинди шәп журналист эшли аның кул астында!
Мәкаләмне сузам: “Укы”, – ди. “Шедевр”ымны укыйм. Мәкаләмнең ахырына көчкә барып җиттем. Чистый арып беттем укый торгач (ә укучы нишләргә тиеш иде микән?). Ләкин сер бирмим – “шедевр” шундый була инде! Мөдәмил абыйга һичшиксез ошаячак: язма тел-стилистика таләпләренә җавап бирә, тыныш билгеләре – урынында, башы, ахыры, кульминациясе бар. Иң мөһиме: озыыыын! Ул чакта минем башта әйбәт язма озын булырга тиеш, газетаның берничә полосасын тутырып язмасаң, нигә язып торырга дигән “шәп кагыйдә” формалашып килә иде... “Ялалова, син зур, аналитик материаллар эшли алмыйсың икән әле. Тәҗрибәң җитми. Өйрәнергә кирәк булыр”, – димәсенме. Гарьлегемнән күзләремнән яшь атылып чыкты. Ничек инде иншаларны гел “5”кә язган, мәктәпне – көмеш, университетны кызыл дипломга тәмамлаган кеше зур материаллар эшли алмасын, ди?! Ә Мөдәмил абыйның минем “кайнап чыгуга” исе дә китми. Миңа тагын эшләр өеп маташа. Тик “чәйнегем”не ничек тиз кайнатсам, шулай тиз генә суытырга да туры килде. Мин – Казанны, аспирантураны ташлап, авылда эшлисем килә дип кайткан кеше. Хәзер дулап чыгып китсәм, өйдәгеләр ни дияр? Алар кат-кат кисәтте бит: “Кабат Казанга китәсең килсә дә, эш күрсәтмәс борын, китәсем килә дип йөрерлек булмасын!” Нишлисең, яңа җитәкче белән килешергә – “шедеврымны” чүп чиләгенә ташларга туры килде...
Ә Мөдәмил абый дөньяны яңача “себерә” башлады. Күп кенә дошманнары да, теләктәшләре дә барлыкка килде. Иң элек башыбыздагы стереотипларны җимерүгә кереште. Әйбәт мәкалә озын түгел, фикерле, гади, һәркемгә аңлаешлы булырга тиеш икән! “Өегездә әниегез белән шулай сөйләшәсезме сез? Әниегез белән үзегез язганча сөйләшсәгез: “Балама ни булды?” – дип борчылачак бит. Алсу алма ала. Менә сезгә дөрес җөмлә үрнәге”, – дип җыелыш саен тукып тора иде. Шулай итеп, без яңача эшләргә өйрәндек. Задание белән баргач, газетага гына түгел, радио, телевидениегә дә материал эшләп кайтып була икән! Газетага язма әзерләгән арада, телевидениедә монтаж ясап, радиодан сөйләп чыгуның бер авырлыгы да юк икән! Бәйрәм, ял көннәрендә эшләүне дә гадәткә әйләндереп була икән! Әле барган җиреңдә материал гына җыеп түгел, фотога да төшерәсең! Кирәксә, видеога да. Сәгатьләр буе төшерелгән съемкаларның камерага язылмаган чаклары да булгалады. Ә Мөдәмил абый беркайчан да гаепне кешегә аудармый. Безне ата каз кебек саклый. Барысын да үз өстенә ала. Ул яктан бәхет басты!
Көн артыннан көннәр, ел артыннан еллар үтеп, шул дәвердә телевидение башка сулыш алып яши башлады. Мөслим радиосы эшли башлады. Газета башка төс алды. Мин эшли башлаган елларда газета редакциясе штатында 50ләп кеше иде. Мөдәмил абый эшләгәндә газета, радио, телевидение, сайтны нибары дистәләп кеше тартты. Әлбәттә, болар кызыктан барлыкка килгән үзгәрешләр түгел иде. Оптимальләшү җилләре тәэсире. Тик шул шартларда эшли алырлык, көндәшлеккә сәләтле кадрлар тәрбияли алу Мөдәмил абыйның иң зур уңышы дип саныйм. Үпкәләшүләр, елашулар белән бергә шатлыклы мизгелләр дә, хезмәтебезнең җимешләрен күреп сөенүләр дә, республикакүләм танылулар да, җитәкчелектән рәхмәт сүзләре дә күп булды.
2013 ел. Казанга эшкә китәргә җыенам. Мөдәмил абыйга кердем: “Куркыта, – дим. – Шәһәр бит!” “Ялалова, борчылма, син хәзер теләсә нинди өлкәдә, теләсә нинди вазыйфа башкара, теләсә нинди материал эшли аласың. Сиңамы соң борчылырга?! Күңелең кушкан җирдә рәхәтләнеп эшлә”, – дип, хәер-фатихасын бирде. Хәйләкәр дә, зирәк тә остаз иде шул Мөдәмил абый. Бер җөмләсе белән миңа үсәргә, камилләшергә этәргеч биргән. Артык сүзләр сөйләмичә генә һөнәри яктан шомарткан. Мине генә түгел, үсәргә, профессиональләшергә теләгән командабызны да. Әгәр ул шулай димәгән булса, һәр эшкә “мин моны булдырырга, өйрәнергә тиеш” дип, үҗәтләнеп тотыныр идемме, газетада, радио-телевидениедә аналитик материаллар эшли алыр идемме, зур нагрузкалар тарта алыр идемме икән? Юктыр, дип уйлыйм. Ә Казанга килгәч, хәйран калдым: Мөдәмил абыйның әйткәннәре дөрес булган. Һәркайда универсаль белгечләр кирәк. Казанда да Мөдәмил абыйның шәхесенә, эш ысулларына карата җылы сүзләр генә ишттем. Аның кул астында эшләп килгәнемне белгәч: “Мөдәмилнекеләр булдыра”, – диләр иде. Ул вакыттагы Мөслим матбугат үзәгендә эш ысуллары, технологияләр, шартлар кайбер шәһәр реадкцияләренекеннән күпкә яхшырак булганлыгын да үз күзләрем белән күрдем.
Универсальләшү дигәннән, Мөдәмил абый: “Бер эштән дә курыкмагыз, эшне дә, кешеләрне дә кирәккә-кирәкмәгәнгә бүлмәгез”, – ди торган иде. “Оешмага килеп кергәч, иң элек идән юуучы белән исәнләшегез”, – дип өйрәтте. “Гади булыгыз”, – дия иде. Бик кирәкле киңәшләр булган. Идән юуучылар, кием элүчеләр ярдәме белән бик күп мәсьәләрне хәл итәргә туры килде. Шакката идем: реадкциягә килгән беркемне дә игътибарсыз калдырмады, гозерләрен үтәргә тырыша, ашыкса да, һәркемгә вакыт таба иде.
Кызык, бүген Мөдәмил абый исән булса, ни дияр иде икән? Көлемсерәп, сыңар күзен кыса төшеп: “Ялалова, радиодан әңгәмәңне тыңладым. Менә бу сорауны болайрак бирәсе иде”, – дияр иде. “Бу тапшыруыгызның исемен үзгәртергә кирәк”, – дип өстәр иде. Сүз уңаеннан, “Тәртип” радиосындагы кайбер тапшыру исемнәренең авторы – Мөдәмил абый. Тапшырулар яңгырган саен аның рухына дога булып ирешсен.
Исән булса дигәннән, бервакыт Мөдәмил абый болай дигән иде: “Еллар үтәр, сез кайсыгыз кая таралышып бетәрсез. Мин ул вакытта, бүреген кыңгыр салган, таякка таянган авыл карты, капка төбендә сезгә сәлам биреп калырмын”. Иии, капка төбендә утыра торган кеше идемени ул! Исән булып, 75 яшен үз аякларында каршылый алган булса, кеше ышанмастай берәр идеяне тормышка ашыру артыннан йөргән булыр иде. Әллә ниткән компьютер программалары уйлап табар иде. Һичшиксез, ясалма интеллект белән дуслашыр иде. Ул Мөслимдә беренчеләрдән булып компьютер технологияләрен үзләштергән кеше, ләбаса! Матбугат үзәгендә техника эшләми башласа, күбесе Мөдәмил абый тырышлыгы белән кабат сафка баса иде. Үзе эшли алмаса, шунда ук иң яхшы мастерларны табар иде. Безгә дә: “Өйрәнегез, киләчәк – яңа техноогияләр кулында”, – дип искәртә килде.
Ә, бәлки, 75 яшенә берәр роман язып төгәлләр иде. Язучы булган очракта да, күптән халык язучысы исемен алырдай каләме, фикере бар иде, югыйсә. Сүз кадерен, сүз тәмен аның кебек белүче сирәк. “Болай булса”, “тегеләй булса”, “әгәр” белән артык мавыкмагыз. Сез бит фантастик әсәр язмыйсыз”, – дигәне истә. Гафу, Мөдәмил абый, бүген сезгә карата шул сүзләрне кулланырга туры килә. Әгәр...
Хәзер авылда – капка тирәсендә бүреген кырын салган өлкән абыйларны күрсәм, Мөдәмил абый искә төшә. Ул каядыр әнә шунда гына сыман.
– Ялалова, минем турында язгансың икән...
– Язган идем...
– Менә бер урынында “тозы” җитмәгән...
Ләйлә Ялалова.
"Тәртип" радиосы баш мөхәррире урынбасары.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев