Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Онытмабыз Мөслим Йолдызын!

Март ае мөслимлеләр өчен яхшы таныш булган (легендар шәхес дисәк тә ялгыш булмас) Йолдыз Шәфикованы арабыздан алып китте.

Үзәк даруханә коллективы, әнисе Йолдыз Габдрахман кызы Шәфикова вафат булу сәбәпле, Ландыш ханымның, оныкларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша, сабырлык тели. Бу аның кызы Ландыш Даутова гаиләсе, туганнары өчен генә түгел, без – 60нчы санлы район үзәк даруханәсе коллективы өчен дә зур югалту булды. Йолдыз Габдрахмановна безнең даруханәдә эшләүчеләрне генә түгел, Мөслимнең башка фармацевтларын да эшкә өйрәтүче, киңәшчесе иде. 56 ел фармация өлкәсендә эшләү дәверендә ул бөтен кешегә дә игътибарлы, ярдәмчел булды.
Йолдыз Шәфикова һәрвакыт оптимист, актив булды. Район тормышыннан хәбәрдар булып яшәде, берничә чакырылышта авыл, район Советы депутаты булып торды. Бик күп Мактау грамоталары, дипломнар, медальләр белән бүләкләнде.
Йолдыз Габдрахмановна даруларга кытлык елларда да халыкка ярдәм итү юлларын табарга тырышты. Даруханәнең үзендә дә дарулар ясалды ул чорда. Без яшь буынны да кешеләргә игътибарлы булырга өйрәтте. Даруханәнең хәзерге бинасын поликлиника янәшәсендә төзетү өчен зур тырышлык куйды.
Гаиләсендә зур югалтулар кичерсә дә, Йолдыз апа соңгы көннәренә кадәр хезмәттәшләренең хәлен белешеп, киңәшләрен биреп яшәде. Үзе авырып йөргән килеш башкалар турында кайгыртты. Эштән туктаганына өч ай гына иде әле аның, ләкин рәхимсез үлем, авыру аны арабыздан алып китте.
Сезне онытмабыз, бик юксынабыз, Йолдыз Габдрахмановна. Авыр туфрагыгыз – җиңел, тар каберегез киң, нурлы булсын! Урыныгыз җәннәт бакчаларының түрендә булсын!
Йолдыз Шәфикованы клиентлар да хөрмәт итә иде. Йолыз апаны алар да юксына. 60нчы санлы район үзәк даруханәсе коллективы.
***
Кәрәзле телефоным тавыш бирде дә дерт итеп сикереп куйдым. “Аптека Йолдыз апа” дип язылган. И ходаем, теге дөньядан да бу баланың дарулары, инсулины бармы икән дип кайгыртып ята бу дия-дия куркып кына трубканы алдым. Анда исә Мөслимнең 60нчы санлы үзәк даруханәсе кызлары җавап бирде. Кайчандыр бик күптәннән мин бу номерны Йолдыз апа исеменә утырткан булганмын. Урыннарың оҗмах түрләрендә булса икән!.. Кызларның нияте изге – бер истәлек язмасы әзерлик, диләр. Бик теләп ризалаштым. 75 яшенә кадәр шушы даруханәдә хезмәт куйган, җитәкче булган Мөслим районына бердәнбер кеше ул Йолдыз Шәфикова. Шушы яшемә җитеп, мин аның кибет буйлап чүпрәк-чапрак артыннан чапканын, ниндидер азык-төлек чиратында торганын, еллык ялын тулысынча ял итеп бетереп эшкә чыкканын хәтерләмим. Әйе, ул бары тик эштә, эштә һәм тагын бер кабат эштә яшәде. Моннан 6 ел элек зур хөрмәт белән бу турыда “Ватаным Татарстан” газетасында да язып чыктым.
Аның 70 яшенә гади генә бүләгем шул булды. Шуннан соң да тагын биш елдан артык хезмәт вахтасында булды бит әле ул. Даруханә кызлары: “Безнең легендабыз!” – диләр аны. Россия Президенты В.В. Путинның быел 27 февральдә чыккан 123 санлы карары нигезендә “Лука Крымский” исемендәге медаль белән бүләкләнде Йолдыз Шәфикова. Мартта исә мәңгелеккә арабыздан китте. Бу зур бүләккә гомерен халыкка хезмәткә багышлаган шәхесләр лаек була. Фармацевтика өлкәсендә 56 ел да дүрт ай хезмәт куйган Йолдыз апа бу бүләккә ничек кенә лаек иде әле! Аңарчы да Татарстанның “Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре”, СССРның һәм Россиянең “Сәламәтлек саклау отличныгы” билгеләре иясе иде бит ул. Аның характер үзенчәлеге – төгәллек. Шулай бервакыт, ә төгәлрәге 2012 елда, вакыт табып, Иске Карамалыга, мин уздыра торган игезәкләр сабантуена килгән иде.

– Боларның күбесе бертөсле киенмәгән дә! Безобразие! – дип бәйрәм башланганчы пыр туздырып та алды. 30-50 яшьлек игезәкләрне мәҗбүри пардан киендерү – авыр эш. Әмма Йолдыз апа ничек булса да күндергән булыр иде, мөгаен.
Интернетта Гүзәл Фәхразиева: “Син мәңгегә минем йөрәгемдә!” –дип пост куйган. Йолдыз апа кул астында эшләгән, шул коллектив кызы. Үлемен дә шушы язу аша белергә насыйп итте. Гомумән, бүген үзәк даруханәдә яшьләр хезмәт куя. Аларның барысын да эшкә өйрәткән кеше – Йолдыз апа. Иң озак иңгә-иң куеп эшләгәне Гөлшат Вәлиева булыр. Хастаханә эчендәге даруханә пункты хуҗабикәсе. 30 елдан артык бергә хезмәт иткән алар. 2009-2010 елларда эшкә килгән Гөлчәчәк Гәрәева, Динара Сәетгалиева, Зилә Идиятуллина, Гүзәл Фәхразиева – 10 елдан артык бергә эшләп, белемнәрен Йолдыз апа киңәшләре белән баеткан кызлар. 2015 елдан бу командага Зәлия Ибраһимова да кушыла. Йолдыз апаны: “Эштән китә белмәде!” – дип гаепләүчеләр дә булды. Сүз  – чыпчык, оча да китә. Әмма Йолдыз Габдрахмановна үз урынына Гөлчәчәк Гәрәеваны әзерләде бит. Ул өч тапкыр декрет ялына киткәндә җитәкче йөген тартты. Динара да өч бала әнисе булды. Алар урынында ышанычлы кеше – Йолдыз апа хезмәт күрсәтте. Үз эшчеләренең гаилә хәлләрен белешеп, туган көннәре белән котлап яшәде ул. Ә менә үзенә игътибары булмады. Ялда да ике атнадан артыгына чыдамас, эшкә чыгар, кулы телефонда булыр иде. Кеше китә, җыры кала, диләр... Онытмабыз Мөслим Йолдызын! Андыйлар меңгә бер була.

Гөлназ Шәмси

Фото Йолдыз Шәфикованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев