Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Музейлар – тарих сагында

Мөслимлеләр “Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман” халыкара конференциясендә катнашты.

Татарларның Белоруссия жирлегендә урнашуына һәм ислам дине таралуга 625 ел тулу уңаеннан, Татарстан һәм Беларусь республикалары арасында дәүләтара килешүләрне үтәү максатында республикабыз шәһәрләреннән һәм авылларыннан, Түбән Новгород, Пенза, Ярославль, Оренбург, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Казахстаннан төбәкне өйрәнүчеләр Минск шәһәренә җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге форум кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында татарлар күпләп һәлак булган урыннарда булдык, җирле халык белән очраштык. Һәр очрашу күңелгә онытылмаслык булып уелып калды.
Сәфәребез Дубровенск районындагы “Рыленки” мемориаль комплексында очрашу белән башланып китте. 1943-1944 елларда әлеге урыннан фронт линиясе үткән, “Багратион ”операциясе дә шунда башланган. “Рыленки” мемориаль комплексындагы туганнар каберлегендә 10 меңнән артык совет солдаты җирләнгән, йөзләгән мемориаль плитә урнаштырылган. Эзтабарлар якын-тирәдәге урманнардан, сазлыклардан сугышчыларның калдыкларын һаман да таба һәм уртак каберлеккә җирли. Мемориаль комплекска ел саен яңа исемнәр өстәлү дә шуның белән аңлатыла. Каберлек чисталыгы, пөхтәлеге белән аерылып тора. Якын кешесен искә алырга теләүчеләр өчен машина тукталышы, тротуарлар ясалган, мемориалда исемлекләр алфавит буенча төзелгән. Мондый каберлекләр анда һәр авылда диярлек бар. 
“Рыленки” мемориаль комплексында җирләнгәннәр арасында танылган татар композиторы, “Шүрәле” балеты авторы Фәрит Яруллин да бар. Ул 1943нче елның октябрендә Дубровенск районында Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә һәлак була. 29 яшендә әсәренең премьерасын да күрә алмыйча һәлак була. Белоруслар аның исемен мәңгеләштергән: 2017 елда Дубровно сәнгать мәктәбенә Фәрит Яруллин исеме бирелә, мәктәп бакчасында аның истәлегенә бюст куела. Районның төбәк тарихын өйрәнү музеенда Фәрит Яруллинга багышланган аерым витрина бар. Бирегә композиторның берничә фотосурәте, биографик белешмәсе куелган. Дубровно шәһәрендәге үзәк музей да сугыш хәтерен саклый. Музей хезмәткәрләре безне, Фәрит Яруллинның якташларын, аеруча җылы каршы алдылар. 
Дубровнодан Витебск шәһәренә кузгалабыз. Юл уңаеннан Бөек Ватан сугышы тарихында зур эз калдырган, бик күп югалтулар кичергән Копты авылына да кереп, Ленин комсомолы исемендәге хәрби мемориалдагы татар сугышчылары җирләнгән каберлек янында алар рухына дога кылдык.
Чираттагы тукталыш – Витебск шәһәре. Әлеге шәһәрдә Советлар Союзы Герое Минай Шмырев истәлегенә төзелгән музейда экскурсиядә булдык. Музейдагы стендларда милләттәшләребезнең фамилияләрен күреп, татарларга булган хөрмәтне тоеп, аларның батырлыклары турында күзләргә яшь китерерлек итеп сөйләүче экскурсоводларны тыңлап, милләтебез, батырларыбыз белән горурлану хисләрен кичердек. 
“Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм заман” халыкара фәнни-гамәли һәм тарихи-төбәкара конференциясе Минск шәһәрендә үтте. Белорусларның безне зурлап, татар милли киемнәреннән, татарча җырлар белән каршы алуларыннан ук халкыбызга булган хөрмәт күренә. Белоруссия татарлары саф татарча сөйләшә, җырлый, бии. Алар татарлыкларын чын мәгънәсендә борынгы дәрәҗәдә саклап калганнар. Бу аларның чигүләрендә, милли ризыкларында да сизелә. 
Минск шәһәреннән ерак түгел Волковичи авылы зиратында да булдык. 1944 елда һәлак булган милләттәшебез Әдһәм Кәримов истәлегенә мемориал ачу тантанасында катнаштык. Ул җирләнгән урын озак еллар билгесез капитан кабере булып саналган. 2001 елда гына офицерның кем булуы ачыклана. Мемориал ачуда катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев чыгышында: “Бөек Ватан сугышында 28 миллионга якын Совет кешесен югалттык. Аларны онытырга хакыбыз юк. Безнең бурычыбыз – хәтер эстафетасын балаларыбызга тапшыру”, – диде. 
Белоруссиядә без бик күп каберлекләр күрдек, барысы да каралган, чәчәкләр утыртылган, һәр җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Мәктәп укучылары билгесез солдат каберләренә дә шефлык итә. Гомумән, Беларусь Республикасына аяк басуга андагы тәртип, чисталык күзгә ташлана. Урамнарда да, шәһәр читендә, зиратларда да ник бер чүп күренсен?! Ә халкы ихласлыгы, ярдәмчеллеге белән аерылып тора. Мәктәп укучылары да самими, барысы да – мәктәп формасыннан, бизәнгән, ясанган балалар күрмәдек. 
Күңелгә иң уелып калганы Брест крепостенә экскурсия булды. 1941нче елның 21-29 июне Брест крепостен саклау белән тарихка кереп кала. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташыбыз Леонид Бубеков 1941нче елның 28 июнендә – крепость өчен көрәш алып баруның алтынчы көнендә әсирлеккә эләгә. Фашистлар аны 11 ай дәвамында җәзалый. 1942нче елның 22 маенда батыр якташыбыз һәлак була.
Брестта зиратта да булдык. Илебезне яклап һәлак булган батырлар каберенә чәчәк салдык. Хәбәрсез югалган күпме солдат, улларын көткән аналар, гомер буе әтиләрен көтеп яшәгән балалар язмышын сөйли бу тарихи җир! Фашистларның вәхшилеге турында экскурсоводлар елый-елый сөйли. 
Райондашыбыз Данил Госмановның бабасы Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. 2022 елда Татарстанның “Хәрби Дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов ярдәме белән Д.Госмановның бабасы турында тулы мәгълүмат туплауга ирештек. Ул Беларусь җирендә батырларча һәлак булган. Данил Госманов үтенече белән, Брест җиреннән туфрак алып кайтып, аны Данилның әтисе Дамир абыйга тапшырдым. 
Бөек Ватан сугышында якыннарын югалтмаган берәр гаилә калдымы икән? Юктыр. Александр Суворовның: “Соңгы солдат җирләнмичә, сугыш бетми”, – дигән сүзләрен барыбыз да белә. Хәбәрсез югалганнар саны – 4 миллионнан артык. Эзтабарлар ел саен 10 меңгә якын солдат табып җирли. Бу саннар күп нәрсә турында сөйли. Белоруссиядә шушы эшне башкаручылар, хәтер сакчылары белән күрешеп, бу хезмәтнең никадәр сабырлык, тырышлык таләп итүен күреп кайттык. Тыныч тормышыбыз өчен ут эченә кергән бабаларыбыз хакында балалар белергә тиеш. Илебез тынычлыгын саклау – безнең изге бурычыбыз! 
Зур чараны оештырган Бөтендөнья татар конгрессына, без төбәк тарихын өйрәнүчеләрне шушы делегация составында әлеге сәфәргә алып барган тарихчы-археолог, “Татар төбәкчеләре” оешмасы рәисе Альберт Борһановка зур рәхмәт! Әлеге чарада катнашып никадәр тарихи мәгълүмат алдык, Беларусь Республикасында яшәүче татарлар белән күрештек, дуслаштык, музейларда булып хезмәттәшлек өчен юл ачтык! 

Нәзилә Бәдертдинова,
Туган як музее директоры.

Фотода Брест крепосте янында.

Фото – Н.Бәдертдинованың шәхси архивыннан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев