Хәтернең тере символы — «Егет без!» чишмәсе
Волонтерлар тырышлыгы белән Мөслим районы Метрәй авылының шифалы чишмәсе янәшәсендә үзенчәлекле истәлекле урын — Ватан сакчыларының тормыш-көнкүрешен чагылдыручы комплекс ачылды.
Волонтерлар тырышлыгы белән авылның алма бакчасы янәшәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә багышланган үзенчәлекле истәлекле урын барлыкка килде. Кунаклар өчен мәдәни программа әзерләнгән иде. Чараны эстрада йолдызлары Вадим Захаров, Марат Галимов, Фирдүс Тямаев чыгышлары бизәде.
Блиндаж – саклану корылмасы
Метрәй чишмәсе буенда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең тормыш-көнкүрешен чагылдыручы үзенчәлекле почмак булдырылган. Аның үзәгендә – блиндаж. Блиндаж эчендә хәрбиләрнең көнкүрешен күзалларга мөмкинлек бирүче йокы бүлмәсе урнашкан. Территоридә мунча, намаз бүлмәсе һәм ашханә дә бар.
– “Егет без!” чишмәсе – бердәмлек билгесе. Табигать белән бербөтен булган әлеге урын кешеләрне үзенә җәлеп итә. Ул – хәрбиләргә хөрмәт, аларның хезмәтен һәм батырлыгын искә алу, туган як белән бәйләнешне саклау символы, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.
Херсон ягында 12/32нче полкта 12 райондашыбыз хезмәт итә. Егетләрнең ничек хезмәт иткәнен күреп кайткан Рүзәл Минһаҗев алар хөрмәтенә районыбызда махсус урын булдырырга карар кыла.
– Блиндаж 3 метр тирәнлектә казылган. Яу кырында егетләр блиндажны берничә көн эчендә казыса, биредә бу эшне башкару өчен өч елга якын вакыт узды. Блиндаж стеналары ком тутырылган капчыклар белән капланган. Бу егетләрнең гомерен ядрә кыйпылчыкларыннан саклау өчен эшләнә. Блиндаж ял итү урыны да, төрле запасларны саклау өчен хәрби ныгытма да булып тора. Аның төп мөһим бурычы – дошман утыннан саклану өчен оборона корылмасы булуда, – ди Зилә Кашапова.
Метрәйдә “Егет без!” чишмәсенә илтүче юл да үзенчәлекле итеп бизәлгән. Анда махсус хәрби операция барган шәһәрләр һәм районнар исемнәре язылган. Һәр исем артында кешеләр язмышы булу уйландыра.
– Хәтер һәм хөрмәт урыны бу! Биредә гаҗәеп зур эш башкарылган! Блиндаж, мунча, ашханә һәм башка объектларны карап чыктым. Менә шушы шартларда безнең егетләр сугыш алып бара. Бу бит акылга сыя торган түгел! Мөмкин булмаган шартларда яшәп, мөмкин булмаганны эшлиләр. Чишмә урыны бик гыйбрәтле. Киләчәктә бу урын, юллар салынып, зур масштаблы музей булырга тиеш, дип саныйм. Яшьләрне махсус хәрби операциядә нинди мәхшәр баруына ышандыру өчен иң отышлы алым бу, – диде халык язучысы Фоат Садриев. – “Егет без!” чишмәсе – волонтерларның уртак хезмәте нәтиҗәсе. Биредә хәрбиләрнең көндәлек тормышын күзалларга, табигать кочагында тынычлык хакында уйланырга һәм илебезне саклаучы егетләрне искә алырга мөмкин. Метрәйдәге бу урын киләчәктә дә халыкны үзенә җыяр, яшь буынга бүгенге вакыйгалар турында сөйләр һәм туган җир, бердәмлек, батырлык һәм хәтернең кадерен искә төшерер.
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 11 сентябрь саныннан укыгыз.
Нет комментариев