Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Вәзгыятькә бәйле рәвештә гаиләләреннән, якыннарыннан аерылып, чит җирләрдә, хәрби шартларда яшәүче якыннарыбызга ярдәм җибәрү дәвам итә

Бу көннәрдә мөслимлеләр хәрби операциядәге егетләргә чәйләр әзерләү белән мәшгуль

Мәлләтамак авылында яшәүче Фәнзилә һәм Наил Рәхимовлар әлеге эштә аеруча актив катнаша. Алар киптерелгән үләннәрдән хуш исле чәйләр ясый. Бу эшкә якыннарын да тартып, кипкән алма, бәрхет гөл, чамбыр, ике төрле мәтрүшкә, бөтнек, чалмабаш, ромашка, лимонница салынган меңнән артык чәй капчыгы тутырганнар.

– Үләннәрдән чәйләр әзерләү эшенә беренчеләрдән булып Мәлләтамак, Яңа Усы, Баланлы авыл җирлекләре кереште. Иң күп чәй пакетлары Мәлләтамак авылында әзерләнде – 1700 данә! Уңган апалар, кызлар чәй пакетларын интернет-кибетләр аша кайтара. Аларга тау битләреннән җыеп киптерелгән, бакчада үстерелгән төрле файдалы үләннәр, “заварка” тутырыла. Мәлләтамак авылындагы гуманитар ярдәм җыю пунктына бик күп әйберләр китерәләр, алар арасында киптерелгән үләннәр дә бар. Шуларны волонтерлар махсус капчыкларга тутыра. Тойгелдедә яшәүче Нурия апа Гыйльфанова чәйләрне “заварка” кушмыйча фәкать үләннәрдән генә ясады. Үләннәрне үзе җыйды, киптерде, тутырды. Игелекле, ярдәмчел райондашларыбыз белән чиксез горурланабыз. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз! – ди волонтер Людмила Игошева.

Баланлы авылында да чәй пакетлары тутыру буенча күләмле эш башкарыла. Илһамия Гәрәева, Гөлүзә Кашапова, Саҗидә Сибгатуллина җәйгелектә күп итеп үләннәр җыеп, аларны яхшылап киптергәннәр.

– Безнең чәйләр аеруча тәмле килеп чыга. Без аңа ун төрле үлән салабыз: зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, бөтнек, карлыган, чия яфраклары, киптерелгән кишер дә кушабыз. Чәй тутыруда катнашучы Диләрә Камаева, Зенфира Хәсәнова, Фәймә Садыйкова, Данияр Гыйзетдинов һәр капчык чәйгә күңел җылысын да куша. Бу юлы 500 пакет чәй тутырдык. Аңа кадәр егетләргә 1 мең пакет чәй әзерләп җибәргән идек, – ди Баланлы мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Хафизова.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 25 октябрь санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев