Ватанны саклаучылар елы. Дайджест
2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан ел дәвамында районда тарихка керерлек вакыйгалар, истәлекле чаралар үтте.
Узган ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек. Районда Бөек Ватан сугышы ветераннары инде калмады, тыл ветераннарының сафлары да сирәгәя бара. Җиңү көнендә Бөек Ватан сугышы геройлары белән бергә локаль сугышларда, хәрби хәрәкәтләрдә, МХОдә катнашучылар да хөрмәтләнә.
Җиңү көне алдыннан Нарат Асты авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл ачылды. Обелискны төзүдә Нарат Асты клубы мөдире Мөнир Ситдыйков башлап йөргән.
Бәйрәм чорында Дусай авылында да Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү максатында стела сафка басты. Ул авыл халкыннан җыелган акчага ясалган. Эшне Дусай клубы мөдире Миләүшә Шакирова башлап йөргән.
Җиңү бәйрәме чорында МХОдә катнашучылар хөрмәтенә дә стела ачылды. Ул Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында төзелде.
Мөслим туган як музеенда МХОдә катнашучыларга багышланган экспозиция залы ачылды. Зур булмаган залда хәрбиләр турында мәгълүмат, экспонатлар тупланган.
Республика көне алдыннан гына Мәлләтамак авылының нәкъ үзәгендә мемориал калкып чыкты. Яңа объект туган авылы, аның киләчәге һәм бүгенгесе өчен җан атып яшәгән Рафаэль Юнысов башлангычы һәм финанс ярдәме белән сафка басты. Мемориалны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та катнашты. Мемориалның бер өлеше булган “Катюша” совет хәрби машинасын “Туган як” агрофирмасы генераль директоры Эдуард Юнысов Россия Оборона министрлыгының Хәрби көчләренең үзәк музеннан кайтарткан. Хәрби машина 1943 елда җитештерелеп, Волхов фронтындагы бәрелешләрдә кулланылган.
Республика көнендә районда “Герой гаиләсе” фотокүргәзмәсе ачылды. Анда уллары, ирләре, әтиләре МХОдә катнашучы гаиләләрнең фотолары тупланган иде. Сентябрьдә исә районга “Герой әтисе” күчмә фотокүргәзмәсе килде. Анда Татарстанның төрле почмакларыннан 47 герой әтисенең портреты урын алган иде.
Мөслимдә әфганчылар яшәгән йортларга элмә такта кую традициясе күптәннән бар. Хәзер алар үрнәгендә Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның өйләренә дә элмә такта куела. МХОдә һәлак булган егетләр истәлегенә дә элмә такталар урнаштырыла, хәтер почмаклары ачыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев