Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Ватан кайдан башлана?

“Авыл утлары” газетасында басылган язма уйланырга этәрде

 Кайчак теге яки бу кеше турында сүз барганда: “Бигрәк патриот (ватанпәрвәрлекне без шулай дип әйтергә күнеккән) инде ул”, – дип бәяләмә бирүләрен күп тапкырлар ишеткәнем бар. Бу сүзләр районыбызда туган, шушында бөтен хезмәт юлын үткән, җирлегебездә эш, яшәү шартлары бүгенгесеннән нык аерылганда да, бәхетен читтән юлламаган райондашларга бигрәк туры килә.

“Авыл утлары” газетасының июль саннарының берсендә биш-алты йортлы Рус Смыловкасы авылында гомер итүче, фермерлык белән шөгыльләнүче Зинфира һәм Владимир Усковлар гаиләсенә багышланган мәкаләне укыган райондашлар да аларны үз авылларының патриотлары дип уйлагандыр. Мондый мисалларны районның һәр авылыннан табарга мөмкин. Ә бит патриотик хисләр үзеннән-үзе генә барлыкка килми, алар еллар аша төрле сәбәпләр тәэсирендә барлыкка килә. Әти-әнине, туганнарны, яшәгән авылны, аның кешеләрен, урман-кырларын, елга-күлләрен, сайрар кошларын ярату һәм башка сәбәпләр патриотик тәрбия бирүдә нигез булып тора. Классташларның, укытучыларның, авылдашларның, райондашларның патриотик тәрбия бирүдә үз урыны бар. Шәхес булып җитешкәндә, ватанпәрвәрлек адәм баласының бөтен күңелендә урын ала. Андыйлар туган җире, иле өчен, халкы өчен чын күңелдән хезмәт итә, шәхси вакытларын, көчләрен кызганмый, кирәк булганда, Ватан иминлеге өчен алгы сафка баса.

Ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә дәүләт, җирлек символларының да роле зур булу турында уйлап караганыгыз бар микән? Дәүләт җитәкчеләренең чит илгә визиты вакытында дәүләт әләмен урнаштыру, дәүләт гимнын яңгырату, халыкара спорт ярышларында, дөньякүләм олимпиадаларда җиңүчеләргә медальләр тапшырганда дәүләт гимнын ишетү, дәүләт флагын күрү бөтен күңелне актара, горурлык һәм шатлык хисләре тудыра. Дошманнарыбыз моны бик яхшы аңлый. Кабат кабынган салкын сугыш шартларында олимпиада, халыкара спорт ярышларында безнең дәүләт флагын күтәрү, Россия гимнын яңгыратуны тыю өчен нинди генә сәбәпләр уйлап тапмыйлар. Хәтта спортчыларның киемендә әләмдәге төсләрне файдалану да аларны чыгырыннан чыгара. Белем бирү учреждениеләрендә, дәүләт учреждениеләре урнашкан биналарда, хәрби частьларда дәүләт флаглары урнаштырылу, чаралар вакытында дәүләт гимнын яңгырату юкка түгел.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 август санында укыгыз.

Илшат Галиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев