Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Туган як сагындыра

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның бишесе – Әмәкәй авылыннан.

Әмәкәйдә туган җиренә кыска вакытлы ялга кайткан Рөстәм Шәйхразиев һәм Ринат Хәкимов белән очрашу үтте.

Рөстәм Шәйхразиев 2022 елның октябрендә мобилизацияләнә һәм дүрт ай хәрби укулар уза. 2023 елның февралендә аны Украинага җибәрәләр. 41 яшьлек Рөстәмнең хәрби операциягә китүен гаиләсе авыр кичерә.

– Улыбыз 2 сыйныфка бара, кызыбыз – 3кә. Балалар әтиләрен бик сагына. Рөстәмнең ялга кайтканына сөенеп туя алмыйбыз. Ул махсус хәрби операциядә булганда хәбәрдә торырга тырышабыз, ләкин һәрвакыт элемтәдә булу мөмкин түгел. Әтиебезне исән-сау өйдә күрүбезгә чиксез шатбыз! – ди Рөстәмнең тормыш иптәше.

Рөстәм мәктәпне тәмамлау белән хәрби хезмәткә китә. Ике ел Казанда һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң туган ягына кайта. “Үз урынымны эзлим”, – дип, Яр Чаллы шәһәрендә, Башкортстанда яшәп карый. Тик егет туган авылын сагына. Нәтиҗәдә ул гаиләсе белән Әмәкәйгә кайтып төпләнә. Бүген дә ул: “Туган ягымны сагынып кайттым, читтә авылым һавасы җитми”, – ди. 

Рәмилә Сәләмова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 18 август санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев