Татарстанда яшәвебез белән бәхетле!
Без, хатын-кызлар, ир-егетләрне көчле, курку белмәс, гайрәтле итеп күрергә күнеккән. Шуңа һәрвакыт аларга ышыкланып, аларның кайгыртуын тоеп яшәргә омтылабыз.
Янәшәбездә ир-атлар булмаса, авырлыкларга түзә алмабыз кебек тоела. Югыйсә янәшәдә ир-атлар кебек үк көчле, курку белмәс хатын-кызлар да бар...
Мәлләтамак авылы егете Рушат Рөстәмовның махсус хәрби операция зонасына райондашларыбыздан җыелган ярдәмне илтүдә катнашуын беләбез. Җәй көне юлга чыгар алдыннан ул тормыш иптәше Людмилага да үзләре белән барырга тәкъдим ясый: “Син дә бармыйсыңмы? Андагы тормышны күреп кайтырсың. Анда барып кайтканнан соң тормышка караш үзгәрә,” – ди ул.
– Беренче сүзләрем “юк, бармыйм” булды. Егетләр юлга кузгалырга ике атналап вакыт бар иде әле. Миндә ике “мин” көрәште: берсе “барып кайтырга кирәк” ди, икенчесе “бармыйм, нишләп йөрим анда?!”, – ди. Ниһаять: “Нигә куркырга?! Ирем янымда, барысы да яхшы булачак”, – дигән фикергә килеп, барырга булдым, – ди Людмила Игошева, ул көннәрне искә алып.
Юллар, юллар...
Ниһаять, юлга кузгалалар. Тормыш иптәше Рушат белән Людмила, Рүзәл Минһаҗев һәм Ленар Галәев – дүртесе бергә баралар. Ике көн юлда үтә, чиратлашып йокымсырап та алалар.
– Украинага барганда Татарстан юлларының төзек булуын, яхшы яктыртылуын аңладым. Татарстаннан ераклашкан саен чүп баскан ташландык басулар да күбрәк очрый. Юлда хәрби техника, хәрбиләр күпләп очрый башлый.
– Юллар җимерек, авыллар караңгылык эчендә утыра. 90нчы еллардагы кебек, авылда бер-ике җирдә генә ут яна. Җирле халык белән сөйләшкәч, вәзгыятьнең махсус хәрби операция башланганчы ук, күп еллар шулай дәвам итүен аңладык.
Гуманитар ярдәм яшәргә көч бирә
Җирле халык белән сөйләшергә дә мөмкинлек туа райондашларыбызга.
– Шәһәр әкренләп торгызыла. Шәһәрнең үзәк өлешендә юлның бер ягында – ярымҗимерек биналар, ә икенче ягында парк төзиләр, – ди Людмила ханым. – Ел ярым ут, су һәм газ юк икән. “Россиядән килгән гуманитар ярдәм хисабына яшибез, кирәк-яракны китереп торалар”, – диләр.
Бу көнне алар райондашларыбыз белән очраша алмый. Адреслы ярдәм артыннан Азнакай егетләре килә һәм ярдәм китерүчеләрне кафега да алып баралар.
– Кафе дигәннәре брезент палатка эчендәге туклану урыны, – ди Людмила. – Ризыкны учакта пешерәләр, генераторлары да бар. Кафены бер гаилә оештырган. Биредә хәрбиләр дә, җирле халык та туклана ала.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында.
Фәридә Гайнетдинова
Фото Л. Игошеваның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев