Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Тамчыдан күл җыела

Авыл җирлекләре гуманитар ярдәм җыюга да актив кушыла, үзләре дә төрле чаралар оештыра.

Элек-электән авырлыклар килгәндә халык бердәмлеген күрсәткән. Безнең буын әллә ни авырлык күреп үсмәсә дә, авыр чакта бер-береңә ярдәм итү канга сеңгән. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыйганда, һәркем үз өлешен кертергә тырыша.

Төрле җирлекләргә караучы авыллар үзләре дә, берләшеп тә ярдәм оештыра. Кушканны көтеп тормыйча, бу эшне авылның уңган хуҗабикәләре башлады. Кышкы озын кичләрдә авыл клубына җыелып токмач кисү күп авыл җирлекләрендә оештырылды. Токмачны махсус савытларга салып, җибәрергә әзерләп үк куйдылар.

Симәк авыл җирлеге составындагы Торыш авылы хатын-кызлары җирлек эшмәкәре Илшат Вәлиев биргән 160 килограмм иттән 180 банка ит консервлаган. Җылы киемнәр, оекбаш-бияләйләр, күп итеп азык-төлек тә тупланган. Райондашларыбызга гына түгел, Актаныш, Минзәлә, Мамадыш, Арча районнарыннан хәрби операциядә катнашучыларга да җиткән торышлылар җибәргән күчтәнәчләр.

– “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылып, җирлегебездән 50 мең сум акча җыелды. Моннан тыш авылдашлар күп итеп азык-төлек тә китерделәр. Авылдашларыбыз Салават Майоров белән Илфар Сәлаховка адреслы ярдәм оештырылды. Егетләрнең авылда яшәүче якыннарына җирле үзидарә утын белән ярдәм итте, – ди Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов.

Әмәкәй авыл җирлегендә “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы хатын-кызлары җәйге чорда, шифалы үләннәрне киптереп, үлән чәйләре ясаган. 30 тартма токмач әзерләгәннәр, ике адреслы посылка тутырганнар. Җирлекнең мәдәният йортларында хезмәт куючылар азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яракларын Рүзәл Минһаҗев ярдәме белән хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәргән. Бу акциягә мәктәп коллективы да кушылган. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында укыгыз.

Фотолар Мәктәптән тыш эшләр үзәге, Тойгелде авыл җирлеге архивыннан. Рәзинә Ильина, Айгөл Миргалимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев