Сугыш бетсә дә, уты – һаман күңелдә!
Флүрә Фәррахова, сугыш беткәч, 1945 елның октябрь аенда дөньяга аваз сала
Әтисе Шәйхелмәрдан сугышка киткәч, әнисе дүрт бала белән кала. Әнисенең сөйләгәннәрен Флүрә апа бүген дә күз яшьләре белән искә ала.
– Әткәй сугышның беренче көннәреннән үк сугышка киткән. 1943 елның көзендә сугыштан яраланып кайткан. Кышын, Бөгелмәдә операция ясап, кулбашындагы пуляны алганнар. Әти берничә ай дәвамында тимер ядрәне иңбашында йөрткән. Әнкәй гел: “Гомеркәйләре булгач, кайтты, туасы җан яралды”, – дип, аркамнан сөя иде, – ди Флүрә апа.
Сугыш вакытында Флүрә апаның әнисе Нурҗиһан апа Яңа Усы авылына йөреп көтү көткән. Аның тырышлыгы турында тирә-юньгә дан таралган. Дүрт баласының гомерен саклап калу өчен алны-ялны белми эшләгән ана: “Шәйхелмәрданым исән-сау кайтачак! Балаларыбыз гына исән булсын! Берәр хәл була калса, ни дип җавап бирермен?!” – дип, үзе ач булса да, балаларының тамагы тук булсын өчен тырышкан ул.
– Апа-абыйларымны карарга Минҗиһан әбием ярдәм иткән. Сугыш чорында черек бәрәңге ашап бик күп халык кырылган. “Урманда бер үлән калмады”, – дип сөйли иде Рәкыя апам. Сугыш башланганда, Мосалия һәм Рәкыя апаларыма – 12 һәм 9, Әзһәр абыема – 4 яшь, Рафат абыема 1 яшь тә тулмаган була. Сугыш башланганда күкрәк баласы булган абыем әткәй кайтканда йөгереп йөри торган булган, – дип сөйли Флүрә апа.
“Биш баланы үстерү җиңел бирелмәсә дә, әтием беркайчан да зарланмады. 80 яшендә бакыйлыкка күчте”, – дип, әтисе белән бәйле истәлекләрне бүген дә күңел түрендә кадерле ядкәр итеп саклый райондашыбыз.
– Сугыш турында сөйләгәндә, әткәйнең күзләренә ирексездән яшь тыгыла иде. Сугыштан соң алар әнием белән иңне иңгә куеп фермада эшләгәннәр. Ул елларда хезмәт көне “таяк” белән исәпләнгән. Балаларны ашатырга, киендерергә, кеше итәргә кирәк бит! Элекке буын нык һәм чырыш булган. Бөек Ватан сугышы ветераны кызы булуым белән ихластан горурланам! Бөтенесен дә сөйләп бетерергә дә ярамый, иң мөһиме – дөнья тыныч булсын иде! – ди Флүрә апа.
Флүрә апаның иң зур шатлыгы әтисенең сугыштан кайтуы була. “Әтием исән!” дип, шатлыгыннан күккә сикерердәй була ул.
– Сугыштан соң туган балаларга да рәхәт булмады. “Нужа” дигән арбаны җигелеп тарттык. Биш балам, 13 оныгым, 8 оныкчыгым бар. Барысы да исән-саулар, һәркайсы югары белемле. Илшат улым белән Рүзил оныгым махсус хәрби операция зонасына ярдәм илтеп торалар. Алар юлга кузгалса, догаларымны укып, алар кайтып җиткәнче ут йотып торам. Балаларымның, онык-оныкчыкларымның киләчәге якты, тормышлары матур хатирәләргә бай булсын! Сугышны күрмәсәм дә, әнкәй сөйләгәннәр җан өшеткеч булып күз алдында тора. Балачагым һәм яшьлегем сугыштан соң илне торгызу елларына туры килсә дә, мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, – ди Флүрә Фәррахова.
Колхоз эшендә дә сынатмый Флүрә. Гектарлап бүленгән борчак һәм люцернаны кул чалгысы белән чаба, теземнәргә сала, әйләндерә, шәбенгә сала. Печәнне атка кул белән төйи. Флүрә апаның бөтен гомере тырыш хезмәттә үтә.
– Әниебез “Үзәк” совхозында лаборант, ферма мөдире булып эшләде. Берәрсе эшкә килми калса, аның эшен дә башкара, сыерын да сава, маллар астын да чистарта иде. Әтиебез колхозда бригадир булды, “заправка”да эшләде. Көн-төн эштән бушамаган әти белән әни төнлә генә кайталар иде. Безне Бибиҗиһан әбиебез карады, эшкә өйрәтеп, хезмәт белән үстерде. 34 ел кайнана белән яшәгән әниебезгә әбекәй терәк тә, ярдәмче дә булды. Әти-әни кайтуына әби белән мичкә ипи салуларыбыз бүген дә истә, – диләр Флүрә апаның балалары.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев