Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Совет солдатына һәйкәл

Сугышчан һәм хезмәт даны мемориал-комплексында Германиядә хәрби бурычларын үтәгән Мөслим егетләре истәлегенә һәйкәл ачылды

Шул уңайдан узган чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, Германиядә хәрби бурычларын үтәгән райондашларыбыз, Сарман, Азнакай, Актаныш районнарыннан, Әлмәт шәһәреннән кунаклар катнашты. 
Германиядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
– Германиядә хезмәт иткән Совет гаскәрләре –1945нче елның 9 июнендә оешып, 1994нче елның 31 августына кадәр Ватан сагында торган иң көчле хәрби төркемнәрнең берсе. Анда хезмәт итәргә егетләрне сайлап кына: гаилә хәлләрен өйрәнеп, сәламәтлекләрен тикшереп, лаеклыларын гына алдылар. Быел Совет гаскәрләре төркеменеңә Германияан чыгарылуына 30 ел булды, – диде район башлыгы.
Тантаналы чарада һәйкәл төзүдә катнашучыларга, активистларга рәхмәт сүзләре әйтелде, бертөркем райондашларыбызга район башлыгының һәм Германиядә хезмәт итүчеләрнең Мөслим бүлекчәсенең Рәхмәт хатлары, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 13 сентябрь санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев