Рус Шуган мәктәбендә хәтер почмагы ачылды
Чара ахырында кунаклар махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салдылар
Бүген Рус Шуган мәктәбендә истәлекле чара узды. Агымдагы елда Рус Шуган мәктәбе, “Героям будем достойны” проектында катнашып, грантка лаек булды. Әлеге проектны гамәлгә ашыру максатында мәктәптә истәлекле почмак – “Хәтер һәм ватәнпәрвәрлек почмагы" эшләнде.
2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан ачылган почмакта Бөек Ватан сугышы чорын чагылдыручы стендлар ясалган, махсус хәрби операциягә багышланган мәгълүмат туплаган. МХОдә батырларча һәлак булган авылдашларының да фотолары урнаштырылган. Электрон базада Ватан сакчылары турында мәгълүмат тупланган.
Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссары Дажгын Гасанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, мәктәп коллективы, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләре һәм якыннары катнашты.
Чараны ачып, кунаклар иң элек почмакка керүче кызыл лентаны кистеләр. Яңа ясалган залда чараның тантаналы өлеше узды. Чара барышында кунакларның чыгышлары тыңланды. Бөек Ватан сугышы чорына караган һәм махсус хәрби операция белән бәйле мәгълүматлар яңгырады.
Район башлыгы Альберт Хуҗин махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Алексей Красиньковның якыннарына аның бүләкләрен – “Махсус хәрби операциядә катнашучы” һәм 2 дәрәҗәдәге “Хәрби батырлык“ медальләрен тапшырды.
“Героям будем достойны” проектына мәгълүматлар туплауда катнашкан актив укытучыларга район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина махсус хәрби операциягә җибәрү өчен ярдәм җыюда, шәмнәр ясауда актив катнашкан бертөркем волонтерларга авыл җирлегенең Рәхмәт хатларын бирде.
Чара ахырында кунаклар махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салдылар.
Рәмилә Сәләмова фотолар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев