Рәхмәт хаты – горурлыкка сәбәп
Симәк авылында гомер итүче Галина һәм Динар Госмановлар гаиләсенә куанычлы хәбәр килгән
Алар разведканың кече белгечләрен әзерләү уку үзәге командованиесеннән уллары Илвирга матур тәрбия биргәннәре өчен Рәхмәт хаты алган.
Илвир Госмановның хәрби хезмәттәге уңышлары югары бәяләнә. Егет үзен җаваплы, тәртипле, тырыш һәм намуслы хәрби хезмәткәр итеп таныткан. Хәрби әзерлек буенча бик яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Командирлары Илвирның һәрвакыт ярдәмгә әзер торуын, хәрби коллективта абруй казануын, үз вазифаларын намус белән башкаруын аерым билгеләп үтә.
Илвир Төньяк Осетиянең Моздок шәһәрендә хезмәт итә. Мәктәптә укыганда ук ул тырышлыгы, җаваплылыгы һәм һәр эшкә җитди каравы белән аерылып торган. Әлмәт политехник техникумында игътибарлылык һәм техник грамоталылык таләп итүче нефтьче һөнәрен үзләштергән. Техникумда аңа хәрби хезмәт өчен кыйммәтле сыйфатларга – дисциплинага, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә белергә өйрәтәләр.
– Өч бала үстердек, Илвир – төпчегебез, спортның барлык төрләрен дә диярлек үз итә. Илназ абыйсы хәрби хезмәтне Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендә узды, аның төп вазыйфасы махсус объект саклау иде. Һәр ир-егет хәрби хезмәт үтәргә тиеш. Илвирны 22 июньдә хәрби хезмәткә озаттык , – ди әтисе Динар Госманов. – Җаваплылык таләп ителә торган урында – террорга каршы махсус гаскәрләрдә хезмәт итә улыбыз. Анда хезмәт итү җиңел түгел, әмма Илвир сынатмый. Хезмәткә мөнәсәбәтен бәяләп, командирлары Рәхмәт хаты җибәргән, шуңа канатланып йөргән чагыбыз.
“Намуслы хезмәте белән Илвир Госманов ата-бабаларының данлы традицияләрен дәвам итә, подразделениенең сугышчан әзерлеген ныгытуга өлеш кертә. Сез улыгыз белән горурлана аласыз!” – диелә Рәхмәт хатында. Әлеге сүзләр әти-әни тәрбиясен, аларның балага сеңдергән тормыш кыйммәтләрен, туган җиргә мәхәббәтне һәм җаваплылык хисен күрсәтә.
– Балаң турында читләрдән җылы сүз ишетү – үзе бер бәхет. Ул сүзләр хәрби командирлардан килсә, горурлык хисе тагын да арта. Герой булу өчен гадәттән тыш эшләр башкару мәҗбүри түгел, көн саен эшеңне намус белән җаваплылык тоеп башкару да җитә. Тизрәк күрешергә язсын, бик сагындык үзен! – ди Илвирның әнисе Галина.
Рәхмәт хаты гадәти рәсми документ кына түгел, ә лаеклы тәрбиягә югары бәя, әти-әни күңеленә җылылык өстәүче кадерле истәлек тә. Илвирның хәрби хезмәтен уңышлы тәмамлап, туган ягыбызга исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз.
Нет комментариев