Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Бер кичтә 300гә якын шәм әзерләгәннәр

Кичә Ташлыяр авылы мәдәният йортында бертөркем авылдашлар җыелып окоп шәмнәре ясаганнар.


"Бер кичтә 300гә якын шәм әзерләдек. Шундый зур һәм кирәкле эш икәнен аңлап, оешкан төстә килеп ярдәм иткән авылдашларга, аларның гаиләләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Салкын, буранлы көннән курыкмыйча килеп булышкан һәрбер авылдашыбыз салкын окоп-блиндажларда яткан ир-егетләребезнең тәннәрен генә түгел җаннарын җылытуда зур өлеш керттеләр. Шунысына куандым: безнең арада бик ярдәмчел яшьләребез Ирек, Рөстәм булдылар, балага гына булса да Айнур да парафин эретеп торды.

Алда тагын бер зур эш тора: маскировка челтәре үрәчәкбез. Аның өчен бар кирәкле әйберләр булдырылды. Махсус җайланма әзер булгач, тагын сезнең ярдәм кирәк булачак. Авылдашыбыз Илдар Закиров җайланма ясый. Аңа ярдәм иткән яшьләребезгә, материал белән булышкан Фәрит Сафинга, сетканың ныклыгын тәэмин итәр өчен баулар алуда ярдәм иткән авылдашыбыз Илсур Сәйфуллинга зур рәхмәт", - дип яза Ташлыяр мәдәният йорты директоры Фирая Галиева.

 

Фирая Галиеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев