Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Күктән җиргә төштем...

Унике тапкыр махсус хәрби операция зонасына ярдәм илткән Рүзәл Минһаҗев шулай ди.

Метрәй егете Рүзәл Минһаҗевны белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше юктыр. Шушы көннәрдә ул махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр янына уникенче мәртәбә барып кайтты. 

Рүзәлне күпләр эшмәкәр буларак белә. Кайберәүләргә ул блогер, шагыйрь, “Игелеккә бер адым” хәрәкәтен җитәкләүче буларак таныш.
– Күпләр миннән: “Махсус хәрби операциягә барырга ничек курыкмыйсың?” – дип сорый. Күңел кушканча яшим. XXI гасырда да кешеләрнең ачлыктан интегүен, суга тилмерүен, авырлыклар аша яшәргә тырышуын күрү күктән җиргә төшерә. Шулкадәр ярдәм итәсе килә!, - ди ул

– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең дуслыгы, ватанпәрвәрлеге, илне яратуы йөрәк түрендәге иң изге хисләрне уята. Егетләр белән күрешкәндә аларга икенче юлы алып бару өчен кирәкле әйберләрне барлап кайтам. Машиналар да илтәбез, тепловизорлар, квадрокоптерлар да алып бардык.  Хәрби операциядә катнашучыларны Аллаһ ярдәменнән ташламасын, – ди Рүзәл. 

Татарстан егетләренә ярдәм илтүче Рүзәлгә райондашларыбыз соклана да, гаҗәпләнә дә: һәркем дә хәрби операция зонасына барырга  атлыгып тормый. 
– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә булышу яшәү рәвешенә әйләнде. Егетләрнең күзләрендәге сагышны күргәч, бик авыр: үземне файдасыз кебек хис итә башлыйм. Аларның тормышын аз булса да җиңеләйтәсем килә. Берләшергә бер сәбәп тә булып тора бу. “Бергә уйнап үскән иптәшләрең, авылдашларың җибәрде”, – дигәч, егетләр шундый сөенә! – ди Рүзәл. 

Юлда төрле хәлләр була. Рүзәлнең камалышка эләккән вакытлары да булган. Сазлыклы юлларда машина да батып калгалый.

– Нинди генә хәлләргә тарысак та, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый. Мин курыкмыйм. Кырда бомбага тотсалар да, безне Аллаһы Тәгалә саклавын беләм. Изге юлда йөргән кешегә җиңеллеген бирә ул. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр янында горурлык хисләре уяна.  – ди Рүзәл.

– Җирлегебездә элегрәк тә хәйрия чаралары оештырыла, мохтаҗларга ярдәм итә идек. Шул чор белән чагыштырам да халыкның бердәмлегенә сокланам. Өч көн эчендә зур фураны кирәкле әйберләр белән тутырдык. Баштарак хәрби операция зонасына барачагымны әнигә әйтмичә китә идем. Хәзер әнинең фатихасын алмыйча юлга чыкмыйм, тик юлдашларым килгәч, соңгы мизгелдә генә әйтәм. Әни аларны күрү белән барысын да аңлый. Киткәннәргә түгел, көткәннәргә авыр, – ди Рүзәл. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында укыгыз.

Фото – Р. Минһаҗевның шәхси врхивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев