Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Исән чакта кадерләү кирәк (+фоторепортаж)

Әфган сугышы ветераннары яшәгән йортларга элмә такталар кую матур традициягә әйләнде.

Узган шимбәдә шундый чара Түбән Табын авыл җирлегендә узды. Түбән Табын авылында яшәүче Зиннур Галиев Һәм Тамьян авылында гомер итүче Айдар Шакиров яшәүче йортларга элмә такталар куелды. Тантанада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, әфган сугышы ветераннары катнашты.
Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Зиннур Галиев Актаныштагы шоферлар әзерләү курсларында укыганда хәрби хезмәткә алына. Солдат хезмәтен Ерак Көнчыгышта башлый. Биш ай кече командирлар әзерләү мәктәбендә укыганнан соң, Зиннурны Урта Азиягә озаталар. Аның Әфганстандагы хезмәт биографиясе “Кайсар” мототөркемендә башлана. БТР командиры итеп билгеләнгән егетне биредә дошман белән бәрелешләр, адашкан пулялар, ачлык, бәгырьне телгәләгән югалтулар өстенә 40-50 градус эсселек каршы ала.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 26 май санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев