Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Җиңү безнең якта булачак!

Раил Әхмәдуллин – Иске Вәрәш авылы егете. 2023нче елның 15 апрелендә контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә

– Хәрби хезмәтне мин Белгород өлкәсендә үттем. Хезмәтне төгәлләргә өч айлап вакыт калып килгәндә, өлешчә мобилизация башланды. Контракт төзегәч, Херсон өлкәсенә җибәрделәр, өч ай шунда булдык, – дип сөйләде Раил.

Раил бүген кыска вакытлы ялга туган авылына кайткан. Әти-әнисе, якыннары янында санаулы көннәр генә тиз уза шул.

– Раилебез өчен ялга кайту икеләтә бәйрәм булды. Туган көне дә отпуск көннәренә туры килде, 6 октябрьдә 23 яшен тутырды. Контракт төзеп махсус хәрби операциягә китәсен белми калдык дисәм дә дөрес булыр. Бу хәбәрне башта кешеләрдән ишеттек, дөрес түгелдер дип уйладык. Китәренә атна-ун көн калганда гына әйтте. Уеннан кире кайтарырга да тырышып карадык, файдасы гына булмады, – ди әнисе Фәйрүзә апа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 11 октябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев