Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Илебез имин булсын өчен

Россия Кораллы Көчләрендә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр арта бара. Бу атнада да Мөслим районыннан берничә егет хәрби әзерлек сызыгына юл алды

Аларны озатырга район башлыгы Альберт Хуҗин да килде. Татарстан Республикасы тәкъдим иткән яңа шартларда районыбыз исеменнән күрше төбәкләрдән язылып китүчеләр дә бар. Бу очракта аларга да 1,5 миллион сумга кадәр бер такыр бирелүче түләү каралган. ТР Рәисе Р.Миннеханов бу хакта карарны узган атна ахырында игълан итте. Моннан тыш, июнь уртасыннан башлап, контракт нигезендә хезмәт итәргә танышларын чакырган гражданнар өчен дә мотивацион түләү каралган. РФ Оборона министрлыгы белән килешү төзегән һәр кешене чакырган өчен аңа 100 мең сум акча түләнә.

Контракт төзеп хезмәт итәргә теләүчеләр һәр авылда диярлек бар. Алар арасында Рус Шуган, Мәлләтамак, Яңа Усы, Олы Чакмак, Метрәй, Әмәкәй, Михайловка авыл җирлекләреннән ир-егетләр шактый.

Алар иң элек медицина тикшерүе уза. Моның өчен район поликлиникасында барлык шартлар тудырылган. Алар һәрвакыт беренче булып кабул ителәләр.

– Махсус хәрбия операциягә китәргә теләүче гражданнар белән без адреслы эш алып барабыз. Медицина тикшеренүләренең һәм тар белгечләр консультациясенең бездә мөмкин булган барлык күләмен максималь дәрәҗәдә кыска срокларда – бер көн эчендә үтәргә тырышабыз, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.

Кайдан хезмәткә алынуына карамастан, махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның безнең җирлектә яшәүче гаиләләре җитәкчеләрнең игътибар үзәгендә. Аларга даими рәвештә адреслы ярдәм күрсәтелә.

– Спорт һәм мәдәният учреждениеләрендә каралган түләүле хезмәтләрдән алар бушлай файдалана ала. Хуҗалык алып баруда туган кыенлыкларны да чишәргә ярдәм итәбез. Электрүткәргечләрен төзәтү, утын әзерләү, печән китерүдә ярдәм сораган райондашларыбызның үтенечләре канәгатьләндерелде. Мондый эш заяка нигезендә даими рәвештә алып барыла, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев