Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Җилдән җитез Данил Госманов

Һәрвакыт каядыр ашыгучы, һәркемне дусларча сәламләүче ачык йөзле Данил Госмановны – локаль сугыш ветераннарының иҗтимагый советы рәисен белмәүче бар микән?!

Һәрвакыт каядыр ашыгучы, һәркемне дусларча сәламләүче ачык йөзле Данил Госмановны – локаль сугыш ветераннарының иҗтимагый советы рәисен белмәүче бар микән?! Симәк авылы егете ул. Гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Мәктәптә яхшы укуы белән беррәттән спортны да үз итә: йөгерергә, чаңгыда шуарга, хоккей уйнарга ярата. Укытучысы Надир Шакировның хәрби-патриотик дәресләрен йотлыгып тыңлый. Мәктәп тәмамлагач, Әлмәт шәһәренә китә.

– Әлмәт төзелеш техникумының техника-механика бүлегенә укырга кердем. Хәрби хезмәт үтү ул чордагы егетләр өчен зур горурлык иде. Повестка алгач ничек сөенгәнемне күрсәгез! 1987нче елның 16 маенда хәрби хезмәткә киттем, – ди Данил Госманов.

Әлмәт шәһәренең хәрби комиссариатында егетләрне: “Вам повезло, ребята, вы в Афганистан”, – дип озаталар. Егетләр бу сүзләргә игътибар итми. Үзбәкстан республикасының Термез шәһәренә килеп төшкәч кенә әлеге сүзләрнең асылына төшенәләр. Шәһәр Әфганстан чигендә урнашкан. Хәрби частьның диварлары да “Место службы – Афганистан” дигән язулар белән бизәлгән була. 

Егетләр биредә биш ай дәвамында хәрби күнекмәләр ала, Әфганстанның һава шартларына өйрәнә. 

– 1987нче елның 4 ноябрендә Әфганстанга кузгалдык, – ди Данил Госманов. – Кандагар шәһәренә самолетта очтык. Анда бер атна карантинда булганнан соң безне Әфганстанның төрле шәһәрләренә озаттылар. Безнең төркем “Чүл” дип аталучы территориягә билгеләнде. “Урал” машинасына төялеп билгеләнгән урынга барганда ук ату тавышлары яңгырап торды.

Данил Госманов артиллерия батареясында “Т-30” маркалы гаубицада коручы булып хезмәт итә. Күп тә үтми җитезлеге белән танылган егетне артиллеристик төбәүче итеп билгелиләр. Батарея комсомол оешмасына комсорг итеп тә сайлыйлар үзен. Данил Госманов хезмәт иткән взводка Советлар Союзыннан йөк алып килгән автотранспорт колонналарын дошманнардан саклау бурычы йөкләнә.

– Төрле вакытларны күрергә туры килде. Йөздән артык колонна озатып, ике гомуми операциядә катнаштым. Хәрби дусларны югалту ачысын да күп кичердем. Нишлисең, сугыш кырында барысына да әзер булырга туры килә, – ди ул.

Берсендә машина колонналарын озатканда дошман һөҗүме башлана. Һөҗүмнең кайсы яктан булуын аңлаган Данил гаубицадан ата башлый. Дошман юк ителә. Әлеге батырлыгы өчен Данил Госманов “Сугышчан батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә.

Менә шундый батыр егет яши янәшәбездә. Ватан геройларын искә алу көнендә Данил Госманов яшәгән йортка элмә такта куелды.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев