Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Гомер йомгакларын сүткәндә

Язмамның геройлары Метрәй авылында яшәгән сугыш һәм тыл ветераннары Тәгъзимә һәм Гаптелнәгыйм Габидуллиннар.

Әтием Гаптелнәгыйм 1915 елда Метрәй авылында Би­бифатыйма һәм Габидулла Таҗетдиновлар гаиләсендә ту­ган. Таҗетдин бабайның алты баласы булган. Габделхәй исем­ле төпчекләре 14 яшендә үк баш авыртудан үлгән. Таҗетдин ба­бай улларын бер-бер артлы өйләндереп, үз хуҗалыгы янын­нан җир алып, йорт төзеп, башка чыгарган. Алар бер ныклы нәсел, бер оя булып яшәгән.

Бөек Ватан сугышының бе­ренче көннәрендә үк Таҗетдин бабайның өч улы да сугышка китә. Әтием Гаптелнәгыйм исә 1940нчы елның җәендә хәрби хезмәткә алынган. Армиягә киткәнче ул авылдашы Фатый­ма белән гаилә кора. Сугышта атлы артиллериядә хезмәт итә. Аларның полкы Молдавиядә, ан­нары Украинада урнаша. Әтием Гаптелнәгыймгә сугышның бе­ренче каты бәрелешләрен, хур­лыклы чигенүләрне күрергә туры килә. Аларның полкы чолганышта кала, йөзләгән, меңләгән солдатлар, шу­лар арасында әти дә әсир төшәргә мәҗбүр була. Аларны Германиягә концлагерьга озата­лар. Әсирлектән азат ителгәннән соң 1945нче елның ноябрь ахы­рына кадәр 4нче фронтның тро­фей бригадасында хезмәт итә. Авылга исән-имин әйләнеп кайта, ләкин ул кайтуга Фатый­масы башкага кияүгә чыккан була. Абыйлары Хикмәтулла белән Габдерәшит тә исән-имин әйләнеп кайта. Моталыйп абый­лары гына яу кырында ятып кала.

Сугыш әтинең язмышын бик нык үзгәртә. Әтинең кабат­тан өйләнү тарихына туктала­сым килә. Олы Чакмакта, ире сугышта үлеп, биш яшьлек улы белән калган, каенана-каена­тасы белән яшәүче Тәгъзимә исемле хатын-кыз яшәгәнен ишетеп, дүрәтәй белән (әтинең абыйсы Габдерәшитне без, олы­лап, “дүрәтәй” дип, җиңгине “дүрәнәй” дип йөрттек) әтием авылга юл тота. Өйдә уйнап йөргән малай: “Әти! Кайттыңмы, кайттыңмы?!” – дип, хәрби киемнән килеп кергән ир- атның алдына менеп уты­ра. Әти эсселе-суыклы булып китә, нишләргә белми. Озак уйлап тормыйча: “Кайттым, улым, кайттым,” – дип, җавап бирә. Тәгъзимәнең каенана-ка­енатасыннан ризалык сорый­лар. Ләкин аш бүлмәсендәге Тәгъзимә коры гына: “Миндә ир кайгысы юк әле”, – дип, ку­накларга пешергән коймагын суза. Әти аның эшчән кулларын гына күреп кала. “Иртәгә килер­без, уйлашыгыз”, – дип, кайтып китәләр. Яучылар киткәч, бием- биатай киленнәрен үгетләргә то­тына.

– Бик әйбәт кешегә охшаган, чибәр, ныклы ир-егет. Без гомер буе яшәмәбез, ризалаш! – дип, хәер-фатыйхаларын бирәләр. Икенче көнне әтием улы Габ­дулла белән әнкәйне төп йортка алып кайта. Бу 1946 нчы елның башы була. Шулай итеп Метрәй авылында Гаптелнәгыйм белән Тәгъзимә гаиләсе барлыкка килә.

Әтинең тормышы әкренләп җайга салына. Ул гомер буе кол­хоз эшеннән кайтып кермәде. Атлар карады, бригадир бул­ды. Беркайчан да зарлануны белмәде. Гаиләдә бер-бер арт­лы сигез бала туа. “Һәр бала үз бәхете белән туа!” – ди торган иде әткәй. Аллаһы Тәгалә тарафын­нан бирелгән җаннарның бары­сын да тудыру яклы иде ул.

Әнкәйгә балаларны үстерү, тәрбияләү бик авыр булгандыр. Иртән балаларны мәктәпкә җыйнап җибәрергә, ашатыр­га, юарга, йортын, ихатасын ка­рарга, колхоз эшенә өлгерергә кирәк! Әнкәй бик чиста, пөхтә кеше иде. Үсә төшкәч, бер- беребезне карарга өйрәндек, кул арасына керергә тырыштык, кечкенәдән эшләп үстек.

Әнкәй күп еллар алма бакча­сында эшләде. Ул елларда бак­чачыларга эшне бик күп бүлеп бирәләр иде. Әзрәк үскәч, без дә аңа булышырга бардык. Ба­ла-чагага хезмәт көне языл­мый, көн азагында берәр бан­ка җиләк, карлыган бирәләр иде. Авылга кайтып җиткәнче аларның берсен дә капмыйбыз, янәсе, әткәйгә, абыйларга хезмәт хакыбызны күрсәтәбез. Әткәй белән әнкәй кечкенәдән олыны – олы, кечене – кече итеп яшәргә өйрәтте.

Әткәй балта эшен яхшы белә иде. Абыйсы Габдерәшит тә балта остасы булган. Агач чиләкләргә кадәр ясаган. Әткәй бик күпләргә өй салышты, кап­калар ясады. Шуңадырмы, ишле булсак та, мул тормышта яшәдек. Әнкәебез исә – районда бердәнбер сөннәтче хатын-кыз! Күрше-тирә авыллардан әнигә малайларын алып киләләр иде. Кечкенә генә гәүдәле әнкәй, курыкмыйча, шуларны сөннәткә утыртты. Нәрсә генә пешерсә дә, әнкәй күрше әбигә өлеш чыгарды. “Кызым, кен­дек әбиеңә кертеп чык!” – дип, мине җибәрә иде. Үсә төшкәч, кендек әбиебезнең идәннәрен, керләрен юарга булыштык. Дүрәтәебез Габдерәшитнең ба­лалары булмады. Алар без­не бик үз итте. Дүрәтәйләр го­мер буе умарта тотты. Бал аерт­кан вакытларында бөтен урам бала-чагасын сыйлыйлар иде. Без дүрәтәйләрнең вак-төяк эшләрен дә, авыр эшләрен дә башкарырга булыштык.

Олыгайгач, әткәйнең күзе күрми башлады, беренче төркем инвалидлык алды. Әнкәй егер­ме елга якын аны бик кадерләп карады.

Әткәйнең дә, әнкәйнең дә ты­рыш хезмәтләре өчен бүләкләре күп. Әнкәй I, II, III дәрәҗә “Ана даны” медальләренә лаек булды. Шунысы аяныч, сугышның иң беренче көннәренең мәхшәрен күргән, әсирлек ачысын татыган әтиебез сугыш турында сөйләргә яратмады. 2000 елда каты авыру­дан әнкәй вафат булды. Әткәй ба­лалары тәрбиясендә тагын дүрт ел яшәде.

Рәмзия Бакыева. Мәлләтамак.

Фото – Р. Бакыеваның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев