Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Егетләрне кайгыртып

Махсус хәрби операция башланганнан бирле халык анда катнашучы егетләргә ярдәм итәргә омтыла. Игенченең уңган хатын-кызлары ирләр күлмәкләренең якаларын кисеп, госпитальдә дәваланучы егетләр өчен җиңел генә киелә торган футболкалар тегә башлаган. Бу эшләрне Сәкинә Габдуллина оештырып җибәргән.

Сәкинә апаның йорты тегү цехын хәтерләтә. Залда – тегү машиналары, өстәлдә тукымалар, күлмәкләр, эш кораллары ята.

– Махсус хәрби операция бит, төрле хәлләр булырга мөмкин. Яраланып госпитальгә эләккән егетләр өчен күңел сыкрый. Яраларын кузгатмаслык итеп киелә торган җиңелчә футболкалар төрле үлчәмдә тегелә. Футболка өчен чималны – ир-ат күлмәкләрен Мәлләтамактан махсус хәрби операциядә катнашучыларга дип җыелган кием-салым арасыннан да җыеп алып кайттык, авылдашлар да ярдәм итте, үзебездә булган ир-ат күлмәкләрен дә алып килдек, сатып та алдык. Күлмәкләрне кайдан булдыра алабыз, шуннан алабыз, – ди Илсөяр Вәлиева.

Сәкинә апа фикердәшләре белән бер команда булып тупланган. Әзер футболка-күлмәкләрне үтүкләп, яхшылап төреп, аерым пакетларга салып баралар.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев