Чын егет шундый була!
Рус Шуганда яшәүче Сергей Фроловка авылдашлары шундый бәя бирә.
Сергей Фролов – Рус Шуган авылы егете. 1979 елда мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын “Новый путь” колхозында башлый. Ул еллардагы бик күп яшьләр кебек комсомол члены була. 1980 елда Совет Армиясе сафларына алынып, мотоукчылар частенда хезмәт итә.
– Хәрби хезмәткә киткәндә, барыбыз да Германиядә хезмәт итәрбез дип уйладык. Һичьюгы Байкал аръягына җибәрәчәкләр дип сөйләделәр. Мәскәү бу вакытта җәйге олимпиадага әзерләнә иде. Егетләр белән, шаярып: “Олимпийский призыв”, – дип горурланып сөйләштек. Ә тормыш безнең язмышны башкача планлаштырган булган. Мөслим районыннан киткән тугыз егетне дә Әфганстанга җибәрделәр. Сыйныфташым Виктор Кривошеев белән мин – Рус Шуганнан, калганнар Мөслим егетләре иде. Без Әфганстан хөкүмәтенә тыныч тормышны җайга салырга ярдәм иттек. Әфган милициясе, Әфган солдатлары белән бергә эшләдек, масштаблы операцияләрне Әфган батальоны белән бергә үткәрдек. Интернациональ бурычыбызны шулай үтибез дип ышандык, – дип искә ала Сергей Петрович.
Иң элек алар Сәмәрканд шәһәрендә өч айлык хәрби өйрәнүләр үтә. Сергей иң оста мотоукчы була.
– Безнең рота сак хезмәтен башкарды. Күперләрне, мәктәпләрне, Джормск һәм Бухаран районнарында тәртип сакладык. Халыкның совет солдатларына мөнәсәбәте нигездә яхшы иде, ләкин дошманнарча мөнәсәбәт күрсәтүчеләр дә булды. Көтелмәгән хәлләр белән очрашырга туры килсә дә, хәрби хезмәтне Әфганстанда үтүемә үкенмим. Җитезлек кенә түгел, дуслык, ярдәмләшү кебек мөнәсәбәтләр дә сыналды. Әфган халкы тырыш булып истә калган: үгезләр җигеп туфрак эшкәртәләр, суны күбрәк сипкәндә елына икешәр мәртәбә уңыш алырга җитешәләр иде. Мин хезмәт иткән районнарда халык күпләп сарык-кәҗәләр, атлар, үгезләр тотты, – дип сөйли Сергей Фролов.
Райондашыбыз Ош полкының беренче батальонында хезмәт итә. Батальон командирының алдан күрүчәнлеге егетләргә исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга ярдәм итә.
– Өлкән лейтенант Зайцев командованиесендә хезмәт иттек. Аталарча җылылыгы да бар иде, таләпчән, шул ук вакытта усал да иде ул. Кысла, аккош һәм чуртан кебек төрле кеше төрле якка тартса, исән калмыйсың. Бер йодрыкка төйнәлеп, сусызлыкны да, тау иленең кайнарлыгын да бергә кичердек, – ди Сергей Петрович.
Сергей Фролов 1982 елның июнендә демобилизацияләнә. Туган авылында тракторчы, хисапчы, терлекче булып эшли. Тормыш иптәше Татьяна белән өч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр.
– Авылдашыбыз белән үсеп килүче яшь буын да горурлана. Сергей Петрович мәктәптәге төрле чараларда бик теләп катнаша, балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертә. Мәктәптә узучы чараларда бик теләп катнаша. Әфганстандагы хезмәт юлы турында сөйләгәндә, аның кинәт кенә тынып, уйга бирелүенә, күзләренең яшьләнүенә игътибар иткәнем бар. Барысын да сөйләп бетерергә ярамыйдыр, күрәсең. Без кинолардан гына күреп белгән мәхшәрне үз күзләре белән күргән, кичергән кеше тормыш кадерен аңлый. Чын ир-егет өлгесе ул безнең өчен: акыллы гаилә башлыгы, ярдәмчел кеше, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев