Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Бүген, 22 августта, Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә

Ул 1994 елның 20 августында Россия Федерациясе Президенты имзалаган «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында» Указ нигезендә гамәлгә куелган

1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында өч төсле Россия флагы күтәрелде.

Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елда Голландия инженеры Давид Бутлер төзегән "Орел" рус хәрби кораблендә күтәрелгән. 1705 елның 31 гыйнварында Петр I сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгарган, үзе үк үрнәген сызып, горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән. Петрның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы әле һаман да табышмак булып кала. Россия флагы төсләрен "Орел"ны төзегән голландияле тәкъдим иткәннәрдер дигән фараз яши. Флаг 1896 елда, Николай II идарә иткән вакытта гына рәсми статуска ия була.

Флагтагы һәр төснең үз мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт. Дәү­ләт флагына ихтирамлы караш Ватаныбыз белән горурланып яшәүне чагылдыра.

Бүген гаиләгез белән кичке сәгать 6да "Мөслим йөрәге" скверына килегез. Анда мөслимлеләрне һәм райлоныбыз куанкларын концерт программасы көтәчәк, теләгән һәркем бәйрәм йөгерешендә катнаша алачак!

 Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев