Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

Бирешергә җыенмый

Рамил Рәхимов – Мөслим егете

2022нче елның 2 сентябрендә Казан хәрби комиссариаты аша Чиләбе өлкәсенең Чебаркуль шәһәрендәге хәрби частька китә ул. Аларны Херсон өлкәсенең Береславль шәһәренә җибәрәләр.

– Туган илемнең патриоты буларак, үз теләгем белән контракт төзеп киттем. Россия белән Украина чиген узгач (аны “лента” дип йөртәләр) кына өлешчә мобилизация башланганлыгын белдем. Юлда яралы кешеләр күп очрады: кемнеңдер кулы, кайсының аягы юк, – дип искә ала Рамил.

Рамил машина белән снарядлар ташый, алгы сызыктан яралыларны алып чыга, азык-төлек алып килә.

– Минем киткәнне беркем дә белмәде. Дүрт айга дип кенә контракт төзеп, тиз генә барып, акча эшләп кайтам, дип киткән идем, тик мин уйлаганча гына булмады. Контракт төгәлләнгәнгә ике ел үтсә дә, кайтып китәргә ярамый. Сугышчан дусларны да калдырып китәсем килми. Төрле вакытлар булды, бер телем икмәк, бер тамчы су кермәгән көннәрне дә үткәрдек, тик алдагы көнгә өмет һәм ышаныч югалмады. Рәхәт тормышта яшибез! Тик тормыш кадерен авыр вакытларда гына аңлыйбыз шул. Кеше рәхәткә чыдый алмый! Бездәге җитеш тормышның анда эзе дә юк, – ди батыр егет. – Руслар әйтмешли, пан или пропал. Машинаны шартлатмасалар, исән каласың, юк икән – юк. Бомбага тоту төгәлләнгәнче, җирне казып, шунда ышыкланып ятасың. Мобилизация башланганда дроннар юк иде әле, хәзер вәзгыять башкача. Тик без бирешмибез, – ди Рамил.

Махсус хәрби операциядә Рамилга “Татарин” хәрби кушаматын биргәннәр. Дивизионда бердәнбер татар булганга тагылган хәрби кушамат ул.

– Элемтә булганда, улым хәбәргә чыга. Херсонда чакта айга яки ике айга бер генә шалтыратты. 2024 елның азагында аны Донецк халык республикасына күчерделәр. Балакаем исән-сау әйләнеп кайтсын, дип телим. Күрмәгәннең күрәсе килә, контракт төзеп киткәнен белми дә калдым, – ди әнисе Мөнәздәһә апа.

Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Рамил Рәхимов Суворов медале, “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “За боевые отличия”, беренче һәм икенче дәрәҗәдәге “За воинскую доблесть” медальләре белән бүләкләнгән.

Рамил әйтүенчә, соңгы арада махсус хәрби операциядә ашау-эчү, киенү, корал белән тәэмин итү мәсьәләләрендә проблемалар юк.

– Районнардан килгән ярдәмне егетләр көтеп ала. Руслар да, казахлар да чәкчәкне бик яратып ашый. Иң мөһиме – өйдә сине көтеп торучы якыннарың булу. Әнием, тормыш иптәшем, балаларымның яратуы миңа көч бирә. Кызганыч, балаларның үскәннәрен генә күреп булмый. Кечкенәбез Рамазанга 7 яшь тулды, быел 1 сыйныфка бара. Аны 1 сыйныфка озата алмавыма үртәләм. Мин өйдән чыгып киткәндә, аңа 4 яшь кенә иде. Тик нишлисең, сайланып тора торган вакыт түгел. Без бүген бергә булырга, тизрәк җиңү таңын якынайтырга тиеш! – ди Рамил.

Лилия Шәймиева репортажы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев