Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

«Без бергә!» акциясе дәвам итә

Метрәйлеләр барлыгы 84 данә маскировка челтәре үреп, хәрби операциядә катнашучыларга озаткан

Махсус хәрби операция башлангач игълан ителгән “Без бергә” акциясе актив төстә дәвам итә. Райондашларыбыз госпитальдә дәваланучылар өчен киемнәр әзерли, саклану челтәрләре үрә, токмач кисә, ашлар әзерли. Метрәй, Олы Чакмак һәм Ташлыяр авыллары волонтерлары актив эшли.

Метрәйлеләр барлыгы 84 данә маскировка челтәре үреп, хәрби операциядә катнашучыларга озаткан.

– Авылдашларыбыз әлеге изге эштә бик теләп катнаша, – ди Метрәй мәдәният йорты режиссеры Илүзә Шәйгарданова. – Челтәрләр ашыгыч кирәк булганда, иртән һәм кич җыелабыз. Бүгенге көндә кич саен өч-дүрт сәгать эшлибез. Авылдашларыбыз җыелабыз дип кенә тора, һәр көнне мәдәният йортына киләләр. Көн саен 20ләп волонтер белән саклану челтәрләре үрәбез. Һәр кешегә эш бүленгән: кайсы тасмалар кисә, кайберләр шуларны бәйли. Оешкан төстә матур гына эшлибез.

 

Илүзә Шәйгарданова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев