Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Бердәмлектә – көч!

Республика халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү өчен берләште

Райондашларыбыз һәм күрше-тирә район халкы солдатлар өчен ярдәм йөге әзерләде. Мөслим районыннан кирәкле әйберләр 21нче мәртәбә озатылды.

Ярдәм йөге Мәлләтамак авылы мәдәният йортында тупланды. Район хакимияте һәм битараф булмаган халык көче белән автомобильләр, квадрокоптерлар, егетләргә кирәк булган башка төр техникалар алынды.

– Машиналарга запас частьлар, кием-салым, юрган, мендәр, су савытлары һәм башка бик күп әйберләр алып килделәр. Уңган хуҗабикәләр бергә җыелып токмач, кипкән ашлар, консервалар әзерләде, саклагыч сеткалар үрде, укучылар хатлар язды. Булган әйберләрне хисаплап, тәртипләп тутыру да күмәк көч белән башкарылды. Әлеге ярдәмне җыюда һәм машинага төяүдә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез! Егетләрнең һәркайсы туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын иде, – диде волонтер Людмила Игошева.

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев