Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Бер йодрыкка тупланып

Мөслимлеләр махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга чираттагы ярдәмне озатты

Бер “Газель” һәм ике җиңел машина махсус хәрби операциядәге егетләргә төрле кирәк-ярак, продукция – иң мөһим һәм кирәкле әйберләр алып китте.

– Бу юлы күп итеп әзер ашлар җибәрдек. Мөслим, Яңа Усы, Мәлләтамак, Олы Чакмак, Баланлы авыллары хатын-кызлары яшелчәләр киптерде. Баланлыдан Фәния апа, Олы Чакмактан Энҗе апа кызлар белән бергә җыелып, яшелчәләрне вакуумлы пакетларга тутырды. Коры ашлар өч төрдә ясалды: 57 данә – өй токмачы белән, 25 данә борщ, 18 данә дөге ашы һәм 17 данә карабодай боткасы,  – ди Людмила Игошева.

Гуманитар ярдәм җыю пунктына әйләнгән Мәлләтамак мәдәният йортында эшнең тукталганы юк. Җирлекнең волонтерлар оешмасы җитәкчесе Людмила Игошева белән Рушад Рөстәмов егетләрнең хәлләрен белешә, аларга ярдәм оештыра. Ирле-хатынлы волонтерлар хәрби операциядәге барлык райондашлар белән дә диярлек тыгыз элемтәдә тора.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 28 август санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев